Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фатих Кәримнең истәлек тактасы әзерлексез ачылган

Фатих Кәримгә истәлек тактасының ачылышына килгән халык, уңда шагыйрь Ринат Харис

9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.

9 декабрь Казанда Татарстан президенты дәрәҗәсендә үткәрелгән Ватан каһарманнары көненә туры китереп фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы ачылды. Ул такта Миславский урамындагы 8нче йортка куелды. Әлеге йортта Фатих Кәрим яшәгән, фронтка киткән.

Бу эшкә җаваплы башкаланың мәдәният идарәсе булса да, анда катнашкан билгеле фотограф Шамил Абдюшев сүзләренчә, истәлек тактасы әзерлексез ачылган.

“Халык җыелган диярлек, менә-менә микрофоннан сөйли башларга кирәк, ә монда ашыга-ашыга истәлек тактасын капларга тиешле тукыманы үтекләп яталар. Урамда җил, кешеләр көтә. Оештыручылар моны алдан хәстәрләп куймаган. Күп вакыйгаларны төшергән фотограф буларак моңа бик гаҗәпләнеп кайттым, каһарман шагыйрьләргә шундый мөнәсәбәт булырга тиешме икән?” дип белдерде Азатлыкка Шамил әфәнде. Аның фикеренчә, әлеге вакыйга аяк өстендә, ашыгып, җитди әзерлексез үткәрелгән.

Истәлек тактасының тантаналы ачылышында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнүче халык шагыйре Ренат Харис, журналистлар, берничә сәнгать әһелләре катнашкан. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин каһарман шагыйрьнең шигырьләрен укыган.

Фатих Кәримгә истәлек тактасы әзерлексез ачылган

Фатих Кәримгә истәлек тактасын каплап, соңнан ачылачак тукыманы халык алдында, тантана башлар вакытта урамда үтеклиләр
1/7 Фатих Кәримгә истәлек тактасын каплап, соңнан ачылачак тукыманы халык алдында, тантана башлар вакытта урамда үтеклиләр
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Фатих Кәримгә истәлек тактасын каплап, соңнан ачылачак тукыманы халык алдында, тантана башлар вакытта урамда үтеклиләр
2/7 Фатих Кәримгә истәлек тактасын каплап, соңнан ачылачак тукыманы халык алдында, тантана башлар вакытта урамда үтеклиләр
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Фатих Кәримгә истәлек тактасының ачылышына килгән халык һәм уңда шагыйрь Ринат Харис
3/7 Фатих Кәримгә истәлек тактасының ачылышына килгән халык һәм уңда шагыйрь Ринат Харис
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Фатих Кәримгә истәлек тактасы ачылышы
4/7 Фатих Кәримгә истәлек тактасы ачылышы
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Фатих Кәримгә истәлек тактасын шагыйрь Ринат Харис һәм кызы Ләйлә Кәримова ачты
5/7 Фатих Кәримгә истәлек тактасын шагыйрь Ринат Харис һәм кызы Ләйлә Кәримова ачты
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Фатих Кәримгә истәлек тактасын шагыйрь Ринат Харис һәм кызы Ләйлә Кәримова ачты
6/7 Фатих Кәримгә истәлек тактасын шагыйрь Ринат Харис һәм кызы Ләйлә Кәримова ачты
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Фатих Кәрим
7/7 Фатих Кәрим
9 декабрь Казанның Миславский урамындагы 8нче йортта шагыйрь Фатих Кәримгә истәлек тактасы урнаштыру әзерлексез үткән. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә билгеле фотограф Шамил Абдюшев җиткерде һәм моны дәлилләүче фотолар җибәрде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG