Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиле итеп Роман Симандуев билгеләнәчәк


Башкортстан хөкүмәте бинасы
Башкортстан хөкүмәте бинасы

Роман Симандуев элегрәк Радий Хәбиров белән Кремльнең эчке сәясәт идарәсендә эшләгән. Сәясәт белгечләре аңа республикага инвестицияләр җәлеп итүдә актив катнашу бурычы куелачак дип саный.

Башкортстанның Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиле итеп Роман Симандуев билгеләнәчәк. Бу хакта "Коммерсантъ-Уфа" яза. Элегрәк ул Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Кремльнең эчке сәясәт идарәсендә референт булып эшләгән.

Симандуев вазифага 15 гыйнварда керешәчәк диелә. Ул шулай ук Башкортстан вице-премьеры вазифасын да алачак.

Сәяәсәт белгечләре Симандуевка республикага инвестицияләр җәлеп итүдә актив катнашу бурычы куелачак дип саный. Аның Мәскәүдә югары даирәләрдә элемтәләре бар диелә.

Симандуев Бакуда туган. Мәскәүдә тукыма институтын һәм юридик институтны тәмамлаган. Президент идарәсенә кадәр төрле елларда "Объединенеие Эксодус" ширкәтендә, Люберецки районы башлыгының беренче урынбасары, "Главмостстрой" вице-президенты булып эшләгән.

Моңа кадәр Мәскәүдә Башкортстанның тулы хокуклы вәкиле булган Фәрхәд Самедов 14 гыйнварда вазифасыннан китәчәк. Бу хактагы фәрман имзаланган инде. Ул сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләрендә республика башлыгы киңәшчесе булачак.

XS
SM
MD
LG