Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Африка республикасында Русия хәрби ныгытмасы барлыкка килергә мөмкин


Үзәк Африка республикасы хәрбиләре Русиядә җитештерелгән кораллары белән
Үзәк Африка республикасы хәрбиләре Русиядә җитештерелгән кораллары белән

Русия Үзәк Африка республикасында хәрбиләрне укыту үзәге ачкан инде. Киләчәктә хәрби ныгытма да барлыкка килергә мөмкин ди илнең саклану министры.

Русия Үзәк Африка республикасында хәрби ныгытма төзергә мөмкин. Бу ике ил арасында элегрәк имзаланган килешүләрдә каралган дип сөйләгән РИА Новости агентлыгына Үзәк Африка саклану министры Мари Ноэль Койяра.

Хәрби хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү былтыр августта имзаланган иде. РИА Новости язуынча, Беренгода Үзәк Африка хәрбиләрен өйрәтү өчен махсус үзәк булдырылган: Русия инструкторлары аларны корал белән эш итәргә һәм сугыш алып бару ысулларына өйрәтә. Үзәк Африка республикасының баш штабы җитәкчесе Русиягә укырга да килгән ди Койяра.

Үзәк Африкада Русия хәрбиләренең хезмәт итүе турында элегрәк тә хәбәрләр булды. 2018 ел башында ук Le Monde газеты хәрбиләр элекке диктатор Жан-Бедель-Бокасса сараенда яши дип язды.

2018 елның мартында Русия тышкы эшләр министрлыгы Үзәк Африка республикасына биш хәрби һәм 170 сивил инструктор җибәрелде дип белдерде.

Әмма күзәтүчеләр республикада русияләр саны рәсми саннарга караганда артыграк дип саный. Сүз эшмәкәр Евгений Пригожин белән бәйле хосусый хәрби ширкәтләрдә хезмәт итүчеләр турында баруы мөмкин дигән фаразлар барлыкка килде.

2018 елның июлендә Үзәк Африка республикасында берьюлы өч русияле журналист үтерелде. Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев анда Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен барган булган.

XS
SM
MD
LG