Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья банкы экспертлары Татарстанда фәкыйрьлеккә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк


Татарстан хөкүмәте һәм Дөнья банкы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Килешү нигезендә, экспертлар республикада ярлылык темасын өйрәнеп, халыкның матди ягын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Дөнья банкы Татарстанда фәкыйрьлеккә каршы эш алып барырга ярдәм итәчәк. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга сөйләвенчә, республика хөкүмәте һәм Дөнья банкы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган.

Килешү нигезендә, экспертлар республикада ярлылык темасын өйрәнеп, халыкның матди ягын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Атап әйткәндә, "фәкыйрьлекнең структурасы", "кемнәр ярлырак" икәнен ачыкларга һәм бу өлкәдә нинди алымнар кулланырга икәнлеген билгеләячәкләр.

"Фәкыйрьлеккә каршы көрәш проектын сыный башладык, кемгә ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлар өчен яңа методологик эш кирәк. Финанс ярдәмме, эш табарга ярдәм итүме. Яшьләрдән башларга кирәк", ди Зарипова.

Министр сүзләренчә, республика халкының 7,7 проценты, ягъни 299 мең кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. Аларның күпчелеге - балалы гаиләләр. Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә керемнәре яшәү минимумыннан азрак булганнар 12,9 процент тәшкил итә. Андыйлар саны 19 млн тирәсе диелә.

XS
SM
MD
LG