Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Бохари җыентыгын һәм Әс-Сәгъдинең Коръән тәфсирен экстремистик дип тануны сорыйлар


21 гыйнварда Самарның Красноглинский район мәхкәмәсендә янәдән мөселман дини китапларына каршы мәхкәмә эше карала.

2018 елның 6 мартында уздырылган Самар өлкәсе ФСБ идарәсе лингвистика тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әлеге китапларда диннәргә карата ("яһүдләр", "христианнар" һәм "дингә ышанмаучы" төркем) нәфрәт уятучы экстремистик язулар бар. Китапларны “кара исемлеккә” кертүне сораган мөрәҗәгать мәхкәмәгә 2018 елның июнендә кергән. Соңрак экспертиза уздырылган. Мәхкәмә 21 гыйнварга билгеләнгән.

Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгы мөселманнар өчен әһәмияте белән Коръәннән соң икенче урында тора. Элегрәк тә бу китапның экстремистик дип танылуына ирешергә тырышып карадылар. Ләкин 2018 елның августында узган соңгы утырышта Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе әл-Бохариның хәдисләр җыентыгы экстремистик әдәбият түгел дигән карар чыгарды. Бу очракта да гаризаны Татарстан транспорт прокуратурасы биргән иде.

2017 елның 10 маенда Казан халыкара һава аланында таможня үткәндә Русия ватандашы Р. Хәйретдиновта рус телендә чыккан алты дини китап табыла. Бу чик аша үтә торган әйберләрне тикшерүчеләрдә шик уяткан. Янәсе, мөселман китаплары икән, димәк алар экстремистик була ала. Бары бер елдан соң гына прокуратура моны раслауны сорап һава аланы урнашкан Лаеш районы мәхкәмәсенә гариза биргән иде.

"Шунысы кызыклы, бу гадәттәгечә бирелә тогран шикаять түгел, ә гариза формасында "үзгә тәртиптә" тапшырылган. Дәгъвачылар юк. Прокуратура шыпырт кына ул китапларның экстремистик дип танылуын теләгән булса кирәк”, дип сөйләгән иде Азатлыкка бу эшне күзәткән адвокат Руслан Нәгыев.

Нәгыев әйтүенчә, моңа кадәр Оренбур мәхкәмәсе "Сады праведных" ("Изгеләр бакчасы") китабын тыеп караган булган. Татарстанның транспорт прокуратурасы әлеге карар белән танышмыйча, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, башка экспертлар фикере белән кызыксынмыйча гариза бирергә булган күрәсең ди белгеч. Аның әйтүенчә, хәзер Татарстан транспорт прокуратурасының ике юлы бар: бүгенге карарны шикаять итү, яисә гадәти тәртип нигезендә яңа дәгъва тапшыру. Адвокат сүзләренә караганда, прокуратура икенче юлны сайлаган.

Элегрәк Татарстанның Апас район мәхкәмәсе Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр китабын экстремистик дип тапкан иде. Соңрак мәхкәмәнең Google аша автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә ителгән дини текстны бәяләгәне мәгълүм булды.

XS
SM
MD
LG