Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Конан Дойл "Кызгылт этюд"


Татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп, сезгә инглиз язучысы Артур Конан Дойлның 1987 елда дөнья күргән "Кызгылт этюд" ("A Study in Scarlet") исемле әсәренән өзек тәкъдим итәбез.

Медицина докторы, хәрби медицина хезмәтенең элекке табибы Джон Һ. Уотсон хәтирәләреннән алып бастырылды

I бүлек. Мистер Шерлок Һолмс

1878 елда мин Лондон университетында медицина докторы дәрәҗәсен алдым да, Нетлига киттем һәм гаскәр хирурглары өчен махсус курста укыдым. Монда укуымны тәмамлауга мине Бишенче Нортамберленд укчы бүлегенә хирург ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Ул чакта бүлек Һиндстанда иде, һәм мин анда барып җитеп, гаскәремә кушылганчы, икенче Әфган сугышы башланды. Бомбей җиренә аяк басуга, бүлегемнең тукталышларны үтеп, дошман иленең эченә үк керүен белдем. Минем кебек үк хәлдә калган башка офицерлар белән беррәттән, мин дә тукталып калмадым, алга атладым һәм Кандаһарга исән-имин барып җиттем, бүлегемне таптым һәм кичекмәстән вазыйфаларыма керештем.

Сугыш күпләргә дан һәм мактау китерде, күпләрне дәрәҗәле итте, ләкин миңа ул бәхетсезлек һәм газап кына бирде. Мине үземнең бүлегемнән Беркшир полкына күчерделәр. Мэйвандагы хәлиткеч сугыш көнендә мин шул бүлектә хезмәт итә идем. Шул бәрелештә минем кулбашыма мылтык пулясы тиеп, сөякне сындырды һәм умрау асты артериясен дә эләктерде. Ординарием Мюррейның тугрылыгы һәм кыюлыгы аркасында гына мин рәхимсез газиләр кулына калмаганмын: ул мине йөк атына салып, инглиз гаскәре торган чиккә кадәр исән-имин илтеп куйган.

Мине, авыртудан газап чиккән һәм озакка сузылган кыенлыклардан соң тәмам зәгыйфьләнгән кешене, башка шундый ук бичаралар белән бергә поездта Пешавардагы баш һоспитальгә озаттылар. Анда мин әкренләп аякка баса башладым, һәм, инде шактый савыгып, палаталар буенча йөрерлек һәм хәтта верандага да чыгарлык хәл җыйдым дигәндә генә, корсак тифын, безнең һинд биләмәләренең чын ләгънәтен эләктердем. Берничә ай буена исән калачагыма бер өмет тә булмаган, ә инде, ниһаять, аңыма килеп, терелә башлаганда, мин бик зәгыйфь һәм арык идем. Нәтиҗәдә табиблар мине монда бер көн дә тотмаска, Англиягә кайтарырга кирәк дип карар кылдылар. Шуннан соң мине "Оронтес" дигән хәрби корабка утырттылар, бер ай соңрак мин Портсмут пристаненә аяк бастым. Бу вакытка сәламәтлегем төзәлмәслек булып какшаган иде, әмма хөкүмәт сихәтләнергә дип, тугыз ай вакыт бирде.

Англиядә минем дуслар да, туганнар да юк иде, шуңа да мин ирекле җил сыман идем – һәрхәлдә, көненә унбер шиллинг һәм алты пенс кына сарыф итә алган кеше кадәр ирекле идем. Шундый шартларда мин, табигый, Лондонга, империябезнең барлык әрәмтамаклары һәм ялкаулары җыела торган бөек чүплегенә, юнәлдем. Монда мин күпмедер вакыт Стрэндта бер кунакханәдә яшәдем һәм мәгънәсез, уңайсыз тормыш алып барып, акчамны кирәгеннән күбрәк сарыф иттем. Инде ниһаять акча мәсьәләсе тәмам уңайсыз була башлагач, мин аңладым: йә мин башкаладан качып, берәр авылда гомер үткәрергә тиеш булам, яисә инде яшәү рәвешемне үзгәртергә кирәк. Соңгы ысулны сайлап, мин әүвәл кунакханәдән чыгарга һәм берәр арзанрак һәм гадирәк йорт табырга карар кылдым.

Бу фикергә килгән көнне үк, Критерион барында басып торганда, кемдер җилкәмә кагылды. Борылып карасам, яшь Стэмфорд, Бартс хастаханәсендә минем белән фельдшер булып эшләгән танышым, басып тора. Кыргый Лондонда очраган таныш һәм дустанә йөз ялгыз кеше өчен бер кадерле нәрсә иде. Элек Стэмфорд белән әлләни дус булмасам да, хәзер мин аны зур сөенеч белән сәламләдем, һәм ул да, үз чиратында, мине күрергә шат иде булса кирәк. Сөенечемнән мин аны Һолборнда бергә ашап алырга чакырдым, һәм без шунда ук кэбка утырып, шул якка кузгалдык.

Шерлок Холмс һәм Джон Уотсон (с)
Шерлок Холмс һәм Джон Уотсон (с)

– Нишләттегез сез үзегезне, Уотсон? – без Лондонның кеше тулы урамнарын гизгәндә, ул, гаҗәпләнеп, сорау бирде. – Сез тәмам сулыгып беткәнсез. Йөзегез качкан бит.

Шуннан соң мин аңа күргән маҗараларым турында кыскача гына сөйләп бирдем, һәм барасы җиребезгә килеп җитүгә көч-хәл белән сүземне тәмамларга өлгердем.

– Бичара! – диде ул, минем маҗараларым турында тыңлап бетергәч. – Хәзер нишләргә уйлыйсыз инде?

– Яшәргә фатир эзлим әле, – дип җавап бирдем мин. – Юньле бәягә уңайлы бүлмә табып була микән дигән мәсьәләне чишмәкче булам.

– Бик сәер әле бу, – диде шулчак иптәшем, – сез бүген бу җөмләне миңа әйтүче икенче кеше булып чыктыгыз.

– Ә беренчесе кем соң? – сорадым мин.

– Хастаханәнең химия лабораториясендә эшли торган бер танышым. Бүген иртән генә зарланган иде: ул күркәм генә фатир тапкан-табуын, әмма хакын түләр өчен акчасы җитми, шуңа бүлешеп яшәргә кеше эзли икән.

– Менә сиңа! – дидем мин. – Әгәр ул чыннан да хакын бүлергә кеше эзли икән, мин нәкъ шул кеше бит инде. Берүзем яшәгәнче, берәр иптәш белән торсам яхшырак булыр иде.

Яшь Стрэмфорд, шәраб салынган бокалы өстеннән миңа уйланып кына карап куйды.

– Сез Шерлок Һолмсны белмисез бит әле, – диде ул. – Мөгаен, сез аны даими иптәш буларак күрергә теләмәссез.

– Нишләп? Аңа каршы әйтер сүзегез бармы?

– Оһ, юк, аңа каршы сүзем бар димим. Ул үз идеяләре белән, фәннең кайбер өлкәләре белән бигрәк җенләнгән кеше. Әмма белүемчә, ул яхшы иптәш.

– Булачак медик, аңлавымча? – дидем мин.

– Юк. Аның чын максатларын мин белмим. Ул анатомияне яхшы өйрәнгән һәм ул бик яхшы химик; әмма миңа билгеле булганча, ул медицинаны беркайчан да системалы рәвештә укымаган. Ул фәнне бик җәенке һәм сәер итеп өйрәнә. Аның башында бер караганда файдасыз, ләкин профессорларны шаккаттырырлык бик күп мәгълүмат җыелган.

– Ә сез аның максатлары турында беркайчан да сорамадыгызмы? – дидем мин.

– Юк, ул кешедән җаваплар тартып чыгару җиңел түгел, хәлбуки, кәефе туры килгәндә сүзен туктатып та булмый.

– Миңа аның белән очрашырга кирәк алайса, – дидем мин аңа. – Берәрсе белән фатирда яшисе булсам, мин тыныч холыклы һәм гыйлем үзләштерүче кеше белән яшәр идем. Артык тавыш һәм шау-шуга түзәрлек дәрәҗәдә савыкмадым әле мин. Әфганстанда тегесе дә, монысы да шулкадәр күп иде, миңа үлгәнче җитәрлек булды. Бу дустыгыз белән ничек очраша алырмын икән?

– Ул лабораториядә булырга тиеш, – дип җаваплады иптәшем. – Ул йә атналар буена күренми, йә шунда иртәдән кичкә кадәр эшли. Теләсәгез, төштән соң бергәләп шунда бара алабыз.

– Әлбәттә, – дип җавап бирдем мин аңа, һәм безнең әңгәмәбез башка юнәлешкә кереп китте.

Һолборннан чыгып, хастаханәгә таба барган арада Стэмфорд фатирдашым булырга мөмкин джентльмен турында өстәмә мәгълүмат бирергә өлгерде.

– Аның белән килешә алмасагыз, мине гаепләмәссез инде, – диде ул. – Аның турында бар белгәнемне шул лабораториядә очраклы күрешүләрдән генә белдем. Сез бу тәкъдимне кабул иттегез, шулай булгач, мине җаваплы итеп тотмагыз.

– Ярашмасак, башка фатир табу авыр булмас, – дип җавапладым мин.

– Әмма күрүемчә, – дип өстәдем мин иптәшемә җитди карап, – сез, Стэмфорд, судан коры чыкмакчы бугай. Ул әфәнденең холкы шундый зыянлымы, яки башка сәбәп бармы? Яшермәгез инде, үтенәм!

– Аңлатып булмаганны аңлатып кара әле син, – дип җавап бирде ул көлеп. – Минемчә, Һолмсның фән белән чирләве аны җансыз иткән. Күз алдына китерә алам: ул бер дә шикләнмичә яңа ачылган үсемлек алкалоидыннан бер дозаны дустына салырга мөмкин. Юк, явыз нияттән түгел, бары аның эффектлары турында төгәл мәгълүматка ия булыр өчен генә. Дөрес, гадел булыйк, ул нәкъ шуны үзенә дә салыр яки сибәр иде дип уйлыйм. Ул тикшерелгән һәм төгәл булган белем өчен җанын бирергә әзер.

– Бик яхшы бит инде.

– Әйе, әмма бу шактый сәерлекләргә әверелергә мөмкин. Моргтагы гәүдәләрне таяк белән кыйный башлагач, бу инде тәмам гаҗәп хәлгә әйләнә.

– Мәетләрне кыйныймыни?!

– Әйе, үлгәннән соң тәндә күгәргән урыннар чыгуын тикшерер өчен. Моны үз күзләрем белән күрдем.

– Һәм сез аны медик түгел дисезме?

– Юк. Аның нәрсә өйрәнгәнен Алла гына беләдер. Без менә килеп тә җиттек инде, хәзер үзегез күрерсез һәм хәл итәрсез.

Сөйләшкән арада без ишегалдының аулак почмагыннан үттек тә, хастаханәгә кушылган бинаның бәләкәй ишегеннән кердек. Монда миңа барысы да таныш иде, шуңа күрә караңгы таш баскычтан менеп, ике ягында да көрән ишекләр булган ак диварлы озын коридор буйлап атлаганда миңа юл күрсәтергә дә кирәк булмады. Коридорның иң ахырында тагын бер кечкенә коридор ачыла иде – химия лабораториясе шул якта иде.

Бу биек түшәмле бүлмәдә киштәләрдә һәм тагын әллә кайларда саны-чиге булмаган шешәләр һәм савытлар ялтырап ята иде. Киң һәм тәбәнәк өстәлләргә күп итеп реторталар, пробиркалар һәм зәңгәр ялкын телләре уйнап утырган Бунзен лампалары куелган. Бүлмәдә, ерактагы өстәлгә иелеп, үз эшенә чумган студенттан кала, беркем дә юк иде. Безнең атлаган тавышларны ишетеп, ул борылып карады һәм, сөенеп, аягүрә басты.

– Мин таптым аны! Мин таптым аны, – дип кычкырды ул иптәшемә һәм пробирка тотып безгә таба чапты. – Мин һемоглобин гына тондыра ала торган реагент ачтым.

Алтын шахтасы тапса да шулкадәр сөенмәс иде бу кеше.

– Доктор Уотсон, бу – Шерлок Һолмс, – диде Стэмфорд, безне таныштырып.

– Ничек хәлләрегез? – диде ул һәм мин күз алдына китерә алмаган көч белән кулымны кысты. – Сез Әфганстанда булгансыз ахрысы.

– Ничек белдегез? – дип сорадым мин гаҗәпләнеп.

– Анысы мөһим түгел, – диде ул көлемсерәп. – Һемоглобин – менә нәрсә мөһим. Бу ачышымның әһәмиятен аңлыйсыздыр бит?

– Химия күзлегеннән кызык, – дип җавап бирдем мин. – Әмма практик яктан…

– Сез нәрсә, бу бит хокукый медицина өчен соңгы елларда иң файдалы ачыш булачак! Күрмисезмени, ул кан эзләрен төгәл һәм бер шиксез табып күрсәтә ала. Кая, килегез әле!

Ул түземсезлек белән мине пальто җиңеннән тартып, эшләгән өстәле янына китерде.

– Бераз яңа кан алыйк әле, – диде ул һәм озын энә белән бармагын тишеп, пипетка белән берничә тамчы кан алды. – Хәзер мин бу кан тамчыларын бер литр суга салам. Күрәсезме, су чип-чиста сыман. Миллион су тамчысына бер кан тамчысы туры килә. Шулай да, мин сезгә ант итәм, без һемоглобинга хас реакциягә юлыгачакбыз.

Ул савытка берничә ак кристалл салды, аннары ниндидер төссез сыеклык өстәде. Шул мизгелдә су караңгы кызыл төскә керде, ә савытның төбендә көрән төстә утырма барлыкка килде.

– Һа! һа! – ул, яңа уенчык бүләк иткән бала сыман сөенеп, кулларын чаба-чаба көлә башлады. – Ни уйлыйсыз?

– Бу бик төгәл тест булса кирәк, – дидем мин.

– Искиткеч! Искиткеч! Элеккеге гваякум тесты үзе артык озак, үзе төгәл дә түгел. Кан шарчыкларын микроскоп белән тикшерү дә уңайсыз, ә кан берничә сәгать элек аккан булса, файдасыз да. Ә бу реактив яңа канны да, кипкән канны да күрсәтә. Аны элегрәк уйлап тапкан булсалар, хәзер иректә булган йөзләгән кеше җинаятьләре өчен җәзаланган булыр иде.

– Шулай шул, – дип мыгырдадым мин.

– Җинаятьләрне тикшергәндә гел шушы мәсьәләгә килеп төртеләләр. Җинаять кылынып, берничә ай үткәч кенә берәр кешене гаепли башлыйлар. Чүпрәк-чапрак һәм киемнәрен тикшерәләр дә, көрән тапларга юлыгалар. Нәрсә бу: кан табымы, пычрак, күгәрек, җимеш суымы? Бу сорауга күп белгечләр җавап таба алмый. Нишләп табалмыйлармы? Чөнки ышанычлы тест юк иде. Ә хәзер Шерлок Һолмсның тесты бар, моннан соң бер авырлык та булмаячак.

Аның күзләре җем итте һәм ул, кулын йөрәк турысына куеп, башын иде, әйтерсең, хыялында аңа алкышлаган халыкка җавап бирде.

– Димәк сезне котларга була, – дидем мин аның энтузиазмына чыннан да сокланып.

– Былтыр Франкфуртта фон Бишофның эшен карадылар. Минем тест булса, аны асырлар иде инде. Брэдфорда Мэйсон, аннан атаклы Мюллер, Монтпельеда Лефевр һәм Яңа Орлеонда Самсон да… Бу реактивның файдасы тиярлек дистәләгән очракны әйтә алам.

– Сез аяклы җинаять хроникасы инде алайса, – диде Стэмфорд көлеп. – Сезгә махсус газет чыгарырга кирәк. "Үткән заманның полиция яңалыклары" дип атый аласыз.

– Аны укуы бик кызык булыр иде, – диде Шерлок Һолмс, бармагындагы нәни яраны пластырь белән каплап.

– Миңа сак булырга кирәк, – дип дәвам итте ул, миңа елмаеп. – Агулар белән еш маташам.

Ул кулын күрсәтте һәм мин аның төрле пластырь кисәкләре белән капланганын һәм көчле кислоталардан тапланганын күрдем.

– Без эш белән килгән идек, – диде Стэмфорд. Ул, өч аяклы биек урындыкка утырды да, икенче урындыкны аягы белән миңа таба этеп җибәрде. – Минем дустым яшәргә фатир эзли. Сез бәясен бүлешергә кеше таба алмыйм дип зарлангач, сезне таныштыру яхшы фикер булыр дип уйладым.

Шерлок Һолмс минем белән фатир бүлешү идеясеннән канәгать иде сыман.

– Мин Бэйкер-стритта бер урын таптым, – диде ул. – Ул безгә бик тә туры киләчәк. Көчле тәмәке исенә каршы түгелсездер бит?

– Мин үзем гел кораб тәмәкесен тартам, – дип җавап бирдем мин.

– Анысы әйбәт. Мин гадәттә төрле химикатлар да саклыйм, вакыт-вакыт тәҗрибәләр үткәрәм. Комачауламасмы?

– Һич кенә дә.

– Карыйк әле, тагын нинди кимчелекләрем бар соң… Кайвакыт минем эчем поша һәм мин көннәр буе авыз да ачмаска мөмкинмен. Мондый чакта мине ачулы дип уйламагыз. Үземне генә калдырыгыз, соңрак мин хәлгә киләчәкмен. Ә сезнең нинди серләрегез бар? Бергә яши башлаганчы бер-беребезнең иң начар якларын белеп торсак яхшырак.

Бу сорау алу мине бераз көлдерде.

– Минем бульдог көчегем бар, – дидем мин. – Һәм мин тавыш һәм шау-шуга түзә алмыйм, чөнки нервларым бик какшаган. Мин йокыдан бик соң тора алам һәм мин бик ялкау кеше. Сәламәт чагымда башка кимчелекләрем дә була, ләкин болары хәзергә иң әһәмиятлеләре.

– Скрипкада уйнау шау-шуга керәме? – дип сорады ул борчылып.

– Уйнаучыдан тора, – дип җавапладым мин. – Скрипкада яхшы уйнасалар, бу илаһи тавыш була, ә начар уйнасалар…

– Оһ, алайса әйбәт, – дип көлеп җибәрде ул. – Барын да хәл иттек сыман, әгәр бүлмәләр сезгә ошаса инде.

– Аларны кайчан карый алырбыз икән?

– Иртәгә төштә минем янга килегез һәм без бергә барып, сөйләшеп бетерербез.

– Ярар, төгәл уникедә алайса, – дидем мин, аның кулын кысып.

Без аны химикатлары белән калдырдык та, кунакханәмә таба атладык.

– Сүз уңаеннан, – дип сорадым мин кинәт кенә һәм, туктап, Стэмфордка туры карадым. – Әфганстаннан кайтканымны ул ничек белде икән?

Иптәшем бик серле генә елмайды.

– Бу аның кечкенә генә сәерлеге, – диде ул. – Күпләр аның ничек барысын да чишә алуын белергә телиләр.

– Оһ! Бу әле сермени? – дидем мин, кулларымны ышкып. – Бик кызык әле бу. Таныштырганыгыз өчен зур рәхмәт. Беләсез бит инде, "кешелекне өйрәнер өчен кешене өйрән" диләр.

– Димәк, сез аны өйрәнергә тиеш инде, – диде Стэмфорд, саубуллашып. – Хәер, ул шомарган таш бит инде. Сез аны өйрәнгәнче, ул сезнең бар серегезне ачып салыр әле. Исән-сау булыгыз!

– Сау булыгыз, – дип хушлаштым мин һәм кунакханәмә ашыктым. Яңа танышым чыннан да кызыклы иде.

Инглиз теленнән Сәлимҗан Сәүбәнов тәрҗемәсе
“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

Хөрмәтле укучылар! Дөнья әдәбиятының татар теленә бик аз тәрҗемә ителгәнен искә алып, Азатлык "Тәрҗемәханә" дигән шәлкем ачты. Бу шәлкемдә дөньякүләм популяр әсәрләрдән өзекләр татарча тәкъдим ителә. Әлеге тәҗрибә телебезнең кулланылышы артуга уңай йогынты ясар дип өметләнәбез.

XS
SM
MD
LG