Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча тирән белем алганнарның оныклары туган телен белми


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

10 гыйнвар Уфада "Галия" мәдрәсәсе бетерелгәннән соң аның урынында эшләгән "Галия" татар мәктәбен 1959 елда тәмамлаганнар очрашуы узды.

Мәктәпне ул елда дүрт унынчы сыйныф тәмамлаган, ә чарага килүчеләр бармак белән генә санарлык иде.

Кайберләренең балалары, якыннары да килде. Сөйләшү бик җылы, эчтәлекле узды. Чара шул ук тарихи бинада узды. Анда хәзер Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең Русия ислам университеты эшли.

Очрашуны шушы бина хуҗалары белән берлектә Мәҗит Гафури фонды оештырды.

Чараны университетның проректоры, деканы һәм Гафури фонды җитәкчеләре ачты. Проректор Мөрсәл Әхмәдов ректорның котлавын укып ишеттергәннән соң сүзне Теологопедагогика факультеты деканы Ринат Нурисламов алды.

Ринат Нурисламов
Ринат Нурисламов

"Галия" мәдрәсәсе 1905 елдан 1919 елга кадәр эшли. Аны оештыручы һәм мөдәррисе Зыя Камали була. 1919 елда бинада шул исемдәге татар мәктәбе ачыла. Соңрак ул 15нче санлы татар мәктәбе булып үзгәртелә һәм 1970 елларга кадәр эшли. Аннан соң бушаган бинада Уфаның 92нче санлы, акыл үсеше тоткарланган балалар интернаты эшли башлый. 2001 елның гыйнварында бина Үзәк диния нәзарәтенә караган Русия ислам университетына тапшырыла. Бүген бездә 700гә якын кеше укый. Шуның 500е читтән торып. Калганнары көндезге һәм кичке төркемнәрдә белем алалар", дип сөйләде Нурисламов.

Элекке мәктәп һәм мәдрәсә бинасы
Элекке мәктәп һәм мәдрәсә бинасы

Фонд җитәкчесе Люция Камаева шагыйрьнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге, тарихи биналар язмышы хакында сөйләде.

"Мәҗит Гафури 1906 елда Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән "Галия"гә күчә. Бер ел шәкерт, ике ел ирекле тыңлаучы булганнан соң иҗат белән генә шөгыльләнә башлый. Аны Совет берлеге чорында советларга дан җырлаучы итеп күрсәтергә тырышкан иделәр. Ләкин бу чынбарлыкка туры килми. Безнең фонд аның дини иҗатын җыеп, бер китап итеп чыгарды. Гафури башкорт теленә нигез салган классик шагыйрь. Ул татар телен алынма сүзләрдән арындыру өчен дә зур эш башкарган. Чөнки ул елларда саф татар теле гади халык сөйләмендә генә булган. Шагыйрь телне төрле фарсы, гарәп алынмаларыннан арындыруга күп көч салган. Торган йорты янгач, аны Зыя Камали үз йортына сыендыра. Бүген ул йортны сүтәргә җыеналар”, дип борчылуларын да белдерде Камаева.

Чараның икенче өлешендә Уфаның "Галия" татар мәктәбен 1959 елда тәмамлаганнар хатирәләрен бүлеште. Багыя Ситдыйкова бу мәктәпнең бик тә абруйлы булуын искә алды.

Багыя Ситдыйкова
Багыя Ситдыйкова

"Мин биредәге башкалар кебек 1959 елда укуны тәмамладым. Унынчы сыйныфлар дүртәү иде. Бу бик көчле татар мәктәбе иде. Без үзебезне "Галия" мәдрәсәсе укучылары дип йөртә идек. Укытучыларыбыз бик көчле иде, әйбәт белем бирделәр. Алар безне үз урыннарын табарлык итеп тәрбияләде, белем бирде. Күпләребез югары уку йортларына, техникумнарга кереп зур кешеләр булды. Мин техникум тәмамладым. Мәктәптә инглиз телен бик яхшы укыткан иделәр. Мин аны һаман беләм. Иран, Согуд Гарәбстанында сәфәрдә булганда мәктәптә алган белем миңа инглизчә аралашырга ярдәм итте”, диде Ситдыйкова.

Мөрсәл Әхмәдов
Мөрсәл Әхмәдов

Уку йортының проректоры Мөрсәл Әхмәдов татарларның үзгәрүенә борчылуын белдерде. "Мин дини гаиләдә үстем. Минем картәти биш тел белә иде. Халык аның янына килеп киңәшләште, фикер алышты. Хәзрәте булмаган авылларны бездә "үле авыл" дип атый иделәр. Ат караклары да нәкъ шундый авыллардан чыкты. Элек татар халкы белемле иде, хәзер вакландык. Халык телевизордагы сабын сериалларына капланган. Мин үзем 13 ел инде телевизор караганым юк", диде Әхмәдов.

Биредә укыганнарга Русия ислам университеты буенча экскурия дә уздырдылар. Очрашу чәй табыны белән тәмамланды. Анда ихластан ачылып күпчелеге оныкларының татарча белмәвенә зарланды. Заманында мәшһүр татар мәктәбендә көчле, тирән белем алып та, аны оныкларына тапшыра алмаганлыклары ачыкланды.

Очрашу ахырында киләчәктә бер генә сыйныфны түгел, барлык укучыларны да чакырырга кирәк дигән фикерләр белдерелде.

XS
SM
MD
LG