Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры беренче тапкыр Һиндстанда фестивальдә катнашачак


Килмешәк спектакленнән күренеш (Камал театры сайтыннан)

Камаллар Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга спектакль белән бара. Камаллар Һиндстанның Дәүләт драма мәктәбе оештырган халыкара фестивальдә катнаша. 6-8 февральдә театр труппасы Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә Сөмбел Гаффарова пьесасы нигезендә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

"Һиндстан тамашачысы белән очрашу безнең өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы адым. Бу илгә бит беренче мәртәбә генә баруыбыз. "Килмешәк" спектакленең фестивальләргә еш чыгуына без бик шат", ди Камал театры җитәкчесе Илфир Якупов.

​"Килмешәк" спектакле белән театр труппасы күптән түгел Кытайга Нанкин шәһәренә дә барган иде. Язын Маҗарстанда узачак халыкара фестивальгә җыеналар.

"Килмешәк" спектакле яшь драматург Сөмбел Гаффарова әсәренә нигезләнгән. Пьеса мөһаҗирлек темасына багышланган. Туган җир кайда? Үзең яшәгән җирме яки кендек каның тамган нигезме? Үз ватаныңа үги бала булгач, аны яратып буламы? "Килмешәк"тә әнә шул сораулар күтәрелә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG