Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энгел Фәттахов: "Сөт тапшыру мәсьәләсендә район җитәкчелеге тарафыннан басым юк һәм булмаячак"


Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов бүген журналистлар белән очрашып, соңгы көннәрдә шактый кискен торган сөт вәзгыятенә үз фикерен белдерде.

"Халык савылган сөтен кемгә тапшыру карарын үзе кабул итәчәк. Без, район җитәкчелеге, бары тик моңа шартлар гына тудырырыга тиеш. Бүген районда кемдер сөтне 21 сумнан җыя, икенче берәү – 18 сумга. Халык үзе хәл итсен - аңы кайсы вариант отышлырак. Әмма район җитәкчелеге тарафыннан бернинди басым юк һәм булмаячак", дип китерә Фәттахов сүзләрен "Актаныш таңнары" басмасы.

Энгель Фәттахов сүзләреннән аңлашылганча, районда сөт җыю белән шөгыльләнгән ширкәтләрне берсе дә кысырыклап чыгарылмаячак. Актанышта әлеге юнәлештә сәламәт көндәшлек сакланачак.

Азатлык Татарстанның Актаныш районында сөт җыю өлкәсендә эшмәкәрләр белән хакимият арасында туган каршылык турында язып чыккан иде. Сөт җыючы эшмәкәрләр хакимият сөтне Киров авылында төзелгән яңа сөт заводына тапшырырга мәҗбүр итә дип әйтте.

"Бүген Актаныш районы сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә барса да, ни хикмәт, кибет киштәләрендә үзебезнең "Актаныш сөте"н күрү бәхетенә ирешә алган юк.

Юкса, үзебезнең сөт елгасы Екатеринбуга ук барып тоташа бит - районда сөт җыю белән шөгыльләнгән компанияләрнең берсе - "Молинвест-Т" җәмгыяте Актаныш чималын Русиянең әнә шул ерак ноктасына озата.

Ә халык дүрткүзләп үзебездә җитештерелгән продукцияне көтә. Өстәлеңдә Актанышта җитештерелгән сөт, май, катык, йогурт, кефир утырса, горурланып ашар идек ичмасам. Ә иң кызыгы, бу бит чынга ашмас хыял түгел, җәмәгать. Бу - инде иртәгә үк чынбарлыкка әверелә алырлык мөмкинлек. Чөнки бүген Актаныш районында тәүлегенә 200 -250 тонна сөтне кабул итеп, аны тулысынча эшкәртеп, үзендә үк чимал итеп куллана алырлык комбинат сафка басып килә. Инде бүгенге көндә ул 80-100 тонна сөт кабул итергә әзер. Сүз Актаныш сөтен Актанышта ук акчага әверелдерә алу сәләтенә ия инвестор хакында бара. Өстәвенә, комбинат 100дән артык райондашыбызга эш урыны тәкъдим итә.

Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты - беларуслар белән актанышлыларның уртак проекты. Бүген биредә май, коры сөт җитештерелә, сырның да берничә төрен ясау өчен җиһазлар бар. Комбинатка тапшырылган сөттән кефир, ряженка, катык, сливки кебек сөт продуктларын әзерләү линияләре агымдагы елның көзендә тулы куәткә эшли башлаячак.

700 миллион сумлык инвестиция кертеләчәк комбинат якын киләчәктә Актаныш сөтен, сөт продукциясен сату базарына чыгаруда иң әһәмиятле рольне уйнаячак дип көтелә", дип яза район басмасы.

XS
SM
MD
LG