Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта эшмәкәрләр хакимияттән, хакимият – эшмәкәрләрдән зарлана


Архив фотосы
Архив фотосы

Актаныш районында эшмәкәрләр белән хакимият арасында туган каршылыкта һәр тараф үз хаклыгын белдерә. Азатлык хәбәрчесе шушы төенне чишәргә тырышты.

Татарстанның Актаныш районында сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр хакимият басымына зарлана. Янәсе, аларга мәҗбүриләп сөтне башка урынга тапшырырга кушалар, буйсынмаган очракта кәсепсез калу яный. Хакимият исә бернинди басым юк, киресенчә, эшмәкәрләргә ихтыяри рәвештә сөтләрен отышлырак бәягә тапшыру урыны тәкъдим ителә дип аңлата. Азатлык хәбәрчесе шушы каршылыкны ачыкларга тырышты.

"Прокуратурага язарга мәҗбүр булдым"

Ирле-хатынлы Илһам һәм Лимария Идрисовлар инде 2003 елдан бирле халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүләрен әйтә. Алар Күҗәкә, Суыксу, Әтәс авылы җирлекләреннән сөт җыйган, әмма район администрациясе, авыл җирлеге башлыгы тарафыннан булган басымның вакыт узган саен көчәюенә башка түзә алмауларын әйтә. Сөтне кайсы заводка тапшырырга ярый яки ярамый, авыл халкына акчаны ничек түлисе – бар да контрольдә тотыла. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта бизнес ясалма рәвештә тартып алынып, башка кеше кулларына тапшырыла. Күп очракта бу кеше авыл җирлеге башлыгына туган тиешле булып чыга.

Илһам Идрисов
Илһам Идрисов

"Мәсәлән, декабрь аенда, безгә, сөтне Кировта ачылган яңа сөт заводына илтергә дигән таләп куелды, –​ дип сөйли Илһам Идрисов. – Без моны эшләмәдек, чөнки "Молинвест-Т" оешмасы белән ел башында ук төзелгән килешүебез бар һәм алардан киткән очракта, бу хакта бер ай алдан кисәтергә тиешбез. Безгә андый мөмкинлек бирелмәде.

Икенчедән, районның икътисад бүлегендә аена ике тапкыр сөт заводларыннан күпме сөт китерелүе һәм аның күпмегә сатып алынуы турында мәгълүмат алына. Без халыкка сөт акчасы түләгәндә һәр литрдан бары тик ике сумны гына үзебезгә калдыра алабыз. Алар бит безнең техникага күпме акча тотылуын да, газ-бензинга күпме кирәген дә, чыгымнарны санамый – ә сезгә шул җиткән дип бәя куя. Әгәр артыгын үзебезгә калдырсак, авыл җирлеге башлыклары бу хакта районга хәбәр итәчәк тә, бездән бизнесны тартып алып, сөт җыю эшчәнлеген икенче бер шәхси эшмәкәргә тапшырачаклар. Әтәс авылы җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова бу хакта безгә гел әйтеп торды. Үз вазифаларын арттырып башкарып, ай саен безнең түләү эшләренә кысылып йөрде. Шул ук вакытта, районнан алынган таблицаны да күрсәтмәде. Без "Молинвест-Т" ширкәтеннән алынган уртача бәяләрне белми генә түләүләрне башкарырга тиеш идек. Ярый әле, икенче бер авыл җирлеге башлыгы, танышлык белән генә, безгә ул таблицаны күрсәтеп барды" ди Илһам Идрисов.

Узган елның 15 декабрендә Күҗәкә авылында булган халык җыелышына ялгыш кына килеп эләккән эшмәкәр үзеннән бизнесын тартып алып, Әтәс авылы җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрованың ире Рузил Насыйровка тапшырырга теләүләрен белеп ала. Җыелышта Киров авылында төзелгән яңа сөт заводы мөдире урынбасары Илсур Тимеров та катнаша һәм сөт Рузил Насыйровка тапшырып, аларның сөт заводына китерелгән очракта сөт бәясе 50 тиенгә артыграк булачагы турында әйтә.

Лимария Идрисова
Лимария Идрисова

"Җыелышта халык барыбер алар ягына күчмәгән. "Яңа эшли башлаган кеше шулай вәгъдә итә-итә дә, аннары арзанрак түли инде ул, без Идрисовның эшеннән дә канәгать", дигәннәр. Эш болай барып чыкмагач, Әтәс авылында болар җыелыш җыеп тормаган, ә өй буенча имза җыеп киткән. "Район башлыгы шулай кушты, сөтне Киров сөт заводына тапшырырга кушылды" дип башлык исеме белән сөйләп имза җыйганнар. Авыл җирлеге башлыгы кулында административ ресурслар булуын да аңлыйсыздыр. Субсидия, белешмәләр дә аласы бар халыкның, ул шуннан да файдалана. Ләкин күп кеше үзенең нәрсәгә кул куйганын да аңламый калган. Хәзер Әтәс авылында сөтне ул җыя", дип сөйли Лимария Идрисова.

Сөтне җыя башлаган көнне Рузил Насыйровның әле шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәве, номерсыз машина белән генә сөт җыеп йөрүе, Идрисовларны мылтык белән куркытуы турында да искәртә Илһам Идрисов.

"17 декабрь көнне Әтәс авыл җирлегенә машина йөртүчемнең эшен тикшерергә дип килдем. Шунда Рузил Насыйровның номерсыз гына УАЗ машинасында сөт җыеп йөрүен күрдем. Ул әле шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән дә иде. Бары тик 19 декабрьдән генә теркәлгән. Киров сөт заводы ни рәвешле шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән кешедән сөтне кабул итте икән? Өстәвенә, Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев та иртәнге 5тә Әтәс авылында сөт җыюда булган. Ул нишләп йөргән? Димәк, район администрациясе дә миннән эшмәкәрлекне тартып алу яклы булып чыгамы? 25 декабрь Бикчәнтәй авылына килгәч тә Рузил Насыйровның сөт җыеп йөрүен күрдем һәм аның белән сөйләшү барышында ул миңа ау мылтыгы белән янады", дип сөйли Илһам Идрисов.

"Нишләп сез Кировтагы сөт заводына тапшырырга ризалашмадыгыз?" дигән сорауга: "Дөресен генә әйткәндә, без ул сөт заводы ачылачагы турында ишеткәч үк, аның эшләнеп бетүен дүрт күз белән көттек. Шунда барасы идек. Ләкин, әйткәнемчә, безнең "Молинвест-Т" белән килешү бар иде, бер ай көтәргә кирәк иде. Икенчедән, бу заводның мөдир урынбасары Илсур Тимеров безнең белән дә, халык белән дә кешечә генә очрашып, үз тәкъдимнәрен ясамады. Шәхси эшмәкәрләрнең һәркайсына аерым шалтыратып чыгып: "Ә бездә сөт бәясе 50 тиенгә кыйммәтрәк", дигән сүз әйткән ул, әмма бит конкрет тәкъдимнәр, саннар булмады. Соңыннан шәхси эшмәкәрләрнең берсе дә анда бармагач, авыл җирлеге башлыклары аша басым ясау китте. "Бу ИПлар (индивидуальный предприниматель – шәхси эшмәкәр – ред.) ризалашмаса, икенчеләрен ачыгыз, глава белән сөйләшенгән", дип кычкырып йөри башлаган", ди Илһам Идрисов.

Идрисовлар прокуратурага хат язарга мәҗбүр булуы хакында әйтә. Анда алар Эльвира Насыйрованың үз вәкаләтләрен арттырып куллануы, Рузил Насыйровның канунсыз рәвештә эшмәкәрлек итүе, канунсыз рәвештә мылтык йөртүе, аның белән янавы, башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариевның да шәхси эшмәкәрлеккә кысылуы һәм башка фактларны тикшерүне сорый.

"Без бит субсидияләргә яшәмибез"

Актаныш районының Киров авылында 1997 елдан бирле сөт җыю белән шөгыльләнүче Ләйлә Гыйләҗетдинова да бәяләрнең районнан контрольдә тотылуы, ләкин анда да төрле кешегә карашның төрлечә булуы турында сөйли.

Ләйлә Гыйләҗетдинова
Ләйлә Гыйләҗетдинова

"2016 елда Иске Сәфәргә авыл җирлеге башлыгы итеп Гөлнара Сәйфетдинова куелганнан соң, аның улы Айзат Сәйфетдинов Киров авылында да сөт җыя башлады. Безнең өскә басып керде дип әйтергә дә мөмкин, чөнки дистә еллар буе бу эшне авылда без генә башкардык. Гадел юл белән керсә, бәлки конкуренция дияр идек, ләкин алар без сөт тапшыра торган ИП Вәлиева белән сөйләшеп, үзләренә бәяне бер сумга артыграк (әллә, безгә бер сум кимрәкме?) итеп билгеләп, авылда "без күбрәк түлибез" дигән коткы таратып, мая туплап калдылар. Без моны сизми калдык. ИП Вәлиевага барып, нишләп шулай итәсез дигәндә соң иде инде. Тагын бер әйбергә аптырыйбыз: бөтен сөт җыючылар районның икътисад бүлеге алып барган хисапта күренеп тора. Күпме сөт җыюлары, күпмегә тапшырулары һәм халыкка ничә сумнан түләргә тиешлекләре. Безгә бит бары тик ике сум гына калдырып барырга тиешле. Менә шул исемлектә бары тик Сәйфетдиновлар гына юк. Аларның эшчәнлеге яшерен алып барыла, алар гына халыкка күпмедән түләсәләр дә ярый", ди Ләйлә Гыйләҗетдинова.

"Кировтагы сөт заводына сөт илтергә мәҗбүр итмиләрме?" дигән сорауга: "Без тапшыра торган ИП Вәлиева ул сөтне суытып барыбер шул заводка тапшыра, шунлыктан андый проблемам юк, ә менә башкаларныкын ишетеп беләм", дип җавап бирде.

Ләйлә Гыйләҗетдинова район башлыгының да гади халык өчен ябык булуын әйтә. "Без эшмәкәрләр белән җыелышып район башлыгы янына кермәкче идек, ләкин безне кертмәделәр. Приемга язмыйлар, вакыты юк безнең белән сөйләшеп утырырга. Җыелыш ясавын сорыйбыз – җыймыйлар. Узган елгы бер җыелышта кыш көне сөт кимү сәбәпле эшмәкәрләргә сөт бәясеннән 2 сум 50 тиенне үзләренә калдырырга яраячак дип карар кабул иткәннәр иде, ләкин ул карар да үтәлми. Бары тик ике сум гына алып калырга рөхсәт итәләр", ди ул.

Ләйлә Гыйләҗетдинованың ире Айрат Салихов
Ләйлә Гыйләҗетдинованың ире Айрат Салихов

Район башлыгына нинди зарлар әйтергә теләвен сорагач: "Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинованың канунсыз рәвештә күпсанлы субсидияләр алуын хәбәр итәсем килә. Беләсезме, минем ирем 1нче төркем инвалид, инде 25 ел арбада утыра. Беркаян бернинди ярдәм юк. Әле алай да мин аны коляскасы белән машинага кадәр этеп алып чыгам, күтәреп рульгә утыртам, икәүләп сөт җыярга чыгып китәбез. Ничектер яшәргә, дарулар алырга да кирәк бит. Менә шундый шартларда да аларның эшләргә ирек бирмәвенә күңел әрни. Без бит алар кебек хөкүмәт субсидияләре алып ятмыйбыз", ди ул.

"Якында булганда нигә ерак йөрергә?"

Чалманарат, Ямалы җирлекләренә кергән авыллардан сөт җыючы Гүзәлия Миннәхмәтова да эшмәкәрләргә басым булуын раслады.

"Без 2009 елдан бирле сөтне "Молинвест-Т" оешмасына тапшырабыз. Кировтагы сөт заводына кадәр бездән – 70 чакрым, анда йөрү уңайлы түгел. Хәзер сөтне шуларга тапшырырга мәҗбүр итмәкче булалар", дип сөйли ул.

"Иң башта, безгә шул сөт заводыннан Илсур Тимеров килеп керде. "Мин администрациядән килдем, иртәгәдән сөтне безгә тапшыра башлыйсыз", диде. Өйдә ике сәгать буе үгетләп утырды. Мин ризалашмагач, Шәбез, Чалманараттагы өч фермерга кереп, аларны үгетләп, килешүләр калдырып йөргән. Машина җибәрәсен әйткән. "Миннәхмәтова кемгә тапшыра – без дә шуңа тапшырабыз", дигәннәр. Шуннан райондагы авыл җирлекләренә, һәр авылдагы сөт җыючы шәхси эшмәкәрләрне туплап, районның башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев видеоконференция уздырды. Шул конференция вакытында да: "Иртәгедән сөтне Кировка тапшыра башлыйсыз", диде. Авыл халкы үзе дә анда сөтне тапшыруга каршы, чөнки ышанычлы завод түгел ул. Кайчандыр, андагы сөт заводына сөт тапшырып караган идек инде. Алар 600 мең сумлык бурычлары калып банкротка чыкты, халык та акчасын судлардан соң ел ярымнан гына ала алды. Табыш ягыннан караганда да, 70 чакрым ераклыктагы Кировка йөргәнче, "Молинвест-Т" күпкә якынрак, ә сөт бәясе берүк бит! Язга чыккач, сөтләр ачый башлаячак. Аннан соң, безнең сөт җыя торган машинабыз да "Молинвест-Т" гаражында тора әле. Хәзер Кировка күчсәк, без гаражсыз да калабыз – машина суыкта торачакмыни? Ләкин район хакимиятен боларның берсе дә кызыксындырмый шул. Инде нишләргә дә белмибез, бик борчылабыз", дип сөйли Гүзәлия Миннәхмәтова.

Әлеге эшмәкәрдә эшләүче Фәйрүзә Гыйлманова Шәбез, Калмаш, Чалманарат авылларыннан сөт җыя һәм аңа да Илсур Тимеров белән очрашырга туры килгән.

Фәйрүзә Гыйлманова
Фәйрүзә Гыйлманова

"Ул өйгә килде. Мин ул вакытта хуҗалык сөтләренең майлылыгын тикшереп утыра идем. Айга өч тапкыр шулай майлылык тикшереп, шуңа карап төрле кешегә төрлечә бәядә акча түләнә бездә. Ул әйтә: "Мин Гүзәлия белән дә, колхоз белән дә сөйләштем, алар сөтне хәзер безгә бирәчәк. Иртәгә машина белән киләм, син сөтне ничәгә җыеп бетереп кайтып җитәсең?" ди. Мин ризалашмадым инде. "Гүзәлия Миннәхмәтовага тапшырам бит сөтне, ул минем – җитәкче, үз белдегем белән теләсә-кемгә сөт бирә алмыйм", дидем. Икенче көнне авыл җирлегенә чакырдылар. Тимеров та шунда иде. Энгел Фәттәхов (район башлыгы – ред.) кушуы белән без хәзер сөтне аңа бирергә тиеш икән, имеш", дип сөйли Фәйрүзә Гыйлманова.

"Авыл җирлеге халыкка басым ясый башлар, субсидияләр белән куркыту булыр дип уйламыйсызмы?" дигән сорауга, ул Әтәс авыл җирлегендә булган хәлләрне искә ала.

"Әтәс авылындагы хәлләрне бөтен район ишетте инде. Тик халык барыбер Гүзәлия Миннәхмәтова яклы, чөнки аның бер уңайлы ягы бар: ул айлык акчаны түләүгә үк, ике көннән, кирәк дигән кешегә аванс бирә. Кемгәдер кредит түләргә кирәк, кемнеңдер балалар бакчасына түләргә акчасы юк. Алар аванс итеп акчаны ала да, аннары сөтләтә түли – шул гына. Бу бик уңайлы. Шуңа күрә, бик күп кеше әйтте: ничә еллар буе сөтне сезгә тапшырабыз, моннан соң да шулай булачак, чит кешегә сөт бирәсебез юк, диделәр. Аннан соң, кичә генә Богадыга барган идек, Кадермәткә дә кагылып чыктык. Кировка сөт тапшыручыларга 16 сум 20 тиеннән 15 көнлек акча түләгәннәр. Бездә Гүзәлия апа декабрьгә 20 сумнан түли. Авыл кешесе өчен бу зур аерма", дип сөйли Фәйрүзә ханым.

"Малымны киметергә мәҗбүр булачакмын"

Югары Яхшый авылыннан эшмәкәр Илгиз Фәхриев та өч авылдан сөт җыя икән.

"2000 елда Чаллыдан авылга күчеп кайттык та, дөнья алып бара башладык. Бүген безнең хуҗалыкта гына да 30 баш эре терлек бар, 12 баш савым сыеры. Мин аларны киметү ягында түгел, арттыру ягында. Ләкин бит бу сыерларның сөтен дә урнаштырырга кирәк. Шул сөтне урнаштырганда, берочтан, өч авылдагы хуҗалыктан сөт җыеп, аны ИП Вәлиевага тапшыра идем. Өч авылдан 40 хуҗалыктан сөт җыябыз! Бик аз бу! Хәзер сөт тә аз: ярты тонна да җыелмый. Шуның йөз килодан артыгы – үземнеке. Хәзер авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина сөтне Кировтагы сөт заводына тапшырырга кушты. Район башлыгы шулай кушкан икән. Бу миңа бер дә файдага түгел, чөнки мин сөтне Актаныш агрофирмасы хуҗасы Рамил Вәлиевнең хатынына тапшырам. Бу агрофирма миңа малларга ризык әзерләргә ярдәм итә, техника сораганда да биреп тора. 21 гектар басуны эшкәртергә сорап аңа барам. Сенаж базымны шушы агрофирма эшләшә. Хәзер Кировтагы заводка китәм икән, мин малларга сыйфатлы ризыкны ничек әзерлим? Малга ризык әзерләү мөмкинлеге калмагач, мин бит аны киметергә мәҗбүр булачакмын. Ул заводка мәҗбүри куулары мал санын киметергә мәҗбүр итү белән бер булып чыга", дип сөйли Илгиз Фәхриев. Ул заводның таләпләре артык югары булуны да искә алып, үз эшчәнлеге өчен туры килмәвен дә искәртә.

"Без ул заводка алай куылып барырга тиеш түгел, бәясенә кызыгып үзебез барырга тиеш. Аннан соң, ул заводның таләпләре дә югары. Менә әле беркөнне генә Сәфәр авылыннан берәү анда сөтен китергән, ачылыгы югары булып, аны борып чыгарганнар. Ул сөтен Мөслимгә илтеп тапшырырга мәҗбүр булды. Мине борып чыгаралар икән, ул 300 литр сөт белән кая барам? Ферма сөте белән хуҗалык сөте сыйфаты аерыла, әлбәттә. Әле бит бу кыш көне, ә җәйгә чыккач сөт бит ярты сәгатьтә ачый. Ә түләү ягыннан бездә райондагы иң югары түләү дияргә дә мөмкин. Чөнки сөтнең майлылыгы бик яхшы. Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм. Без декабрьнең беренче яртысына 19 сум 50 тиеннән расчет ясадык. Икенче яртысына 20 сум 50 тиеннән дә ким булмаска тиеш", ди ул.

Монополия ясамакчы булалармы?

Актаныштагы "Молинвест-Т" генераль директоры Илнар Галимуллин район хакимиятенең бу гамәлләре монополиягә китереп җиткерәчәген һәм киләчәктә сөткә бәяләрнең бик нык төшеп, халыкның зур зыян күрәчәген фаразлый.

"Безнең оешма, әле 2009 елда эшли башлаганда, "Вамин" банкротлыкка чыккан мәлләрдә район өчен кирәкле файдалы оешма иде. Үзара сәламәт конкуренция булдырып, сөткә югары бәяләрне тотрыклы саклау өчен кирәк булды. Шул сөт хисабына халыкның да кулында тере акча булды. Хәзер "Молинвест-Т"ны кирәк түгел дип табалар микәнни? Безнең белән эшләүчеләрнең сөтләрен Кировка тапшырырга мәҗбүр итәләр. Ярый, безгә сөт китерүчеләрне шулай мәҗбүриләп Кировка куып җибәрделәр ди. "Молинвест-Т" ябылса, әкренләп "Касымов" сөт заводын да кысрыклап чыгарсалар, бу бит монополиягә китерәчәк. Берүзе утырып калган завод, сөт бәяләрен төшереп бетерәчәк һәм моннан халык зыян күрәчәк. Өстәвенә, күпме кеше эшсез калачак", ди Илнар Галимуллин.

– Нишләп нәкъ менә Кировтагы сөт заводына җибәрәләр соң?

– Бездә бит эшмәкәрләр генә түгел, хуҗалык җитәкчеләре дә бар. Бүген менә шулар белән сөйләшеп торганда аңлаттылар: район башлыгы Энгель Фәттахов киңәшмә вакытында үзе сөйләгән, имеш, беларуслар киләчәктә "Чишмә" агрофирмасында мең баш сыерга исәпләнгән комплекс төзергә вәгъдә иткән, ә моның өчен Энгель Нәвапович аларга райондагы сөтне бирәчәген әйткән. "Чишмә" Энгель Фәттаховның агрофирмасы санала. Хәзер менә авыл җирлеге башлыклары аша бөтен эшмәкәрләрне Кировка сөт тапшырырга үгетлиләр. Ләкин алар бу сөт белән генә барыбер табышка чыга алмаячаклар. Аларның җитештерү күләме 400-500 тонна сөт таләп итә, ә безнең исә бөтен районга 150 тонна сөт бар. Димәк, алар каяндыр читтән дә алырга тиеш була.

– "Молинвест-Т" оешмасы хәзер нишләргә җыена?

– Белмим инде, аптыраган. Әлегә мәҗбүр итәләр дә инде. Менә безгә сөт китерүче бер эшмәкәрнең сөтен авыл җирлеге башлыгының ире талап бетерде. Элек алар тонна ярым сөт китерә иде, хәзер ярты тонна гына җыела. Бу бит инде хакимиятнең үз вазифаларыннан файдалануы турында сөйли. Тагын икесе бөтенләй китте, Кировка тапшырачаклар. Башкарма комитет җитәкчесе Бариев Илфак шулай куша икән, ә аңа башлык әйткән дип яңа елга кадәр үк сөйләгәннәр иде. Мин үзем шуны ишетеп, яңа ел алдыннан Энгель Нәвапович янына кереп тә чыктым, ул андый карар бирмәдем, диде. Мине шулай җайлап чыгарды.

– Район хакимиятенең шушы сәясәте нәтиҗәсендә сезгә китерелүче сөт күләме күпкә кимедеме?

– Көндәлек ике-өч тоннага кимеде. Ләкин күренеп тора: эшләр болай гына төгәлләнмәячәк. Безнең дә бит заводлар белән ел башында төзелгән килешүләр бар һәм шул килешенгән күләмдә сөтне бирә алмыйбыз икән, безгә карата штрафлар китә. Киметергә ярамый. Нишлисе булыр – билгесез, ди Илнар Галимуллин.

Эшмәкәрләр халыкны алдаганга премия аламы?

Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев эшмәкәрләрне бернинди мәҗбүр итүләр дә булмавын әйтә.

Илфак Бариев
Илфак Бариев

"Беркем дә беркемне Кировтагы сөт заводына барырга мәҗбүр итми. Алар сүзне бозып сөйләмәсен. Ул заводта сөтнең бәясе югары булганга, без шунда барырга тәкъдим генә иттек. Безгә президент аппаратыннан да, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да килгән хатлар бар. Алар сөт бәясен күтәрүне сорыйлар, чөнки сөт арзан булганда шәхси секторларда сыер асрауның мәгънәсе калмый диләр. Сөт җыюы эшмәкәрләр белән без бу мәсьәләдә күп тапкыр очраштык. Алар сөтне кабул итү бәясе түбән булгач, аннан кыйммәтрәк бәя белән түли алмыйбыз диләр. Бу аңлашыла да. Әле бит аның чыгымнары да күп: сөт җыючының үзенә хезмәт хакы, машинасына бензин, техникага запчасть, салымнар түләү ягы бар. Без эшмәкәрләр белән килештек: алар үзләренә завод биргән бәядән 2 сум 50 тиенне алып кала да, калганы халыкка бирелергә тиеш. Ләкин районда югары бәядән кабул итүче завод бар икән, бу әле һаман да иске бәядән түләп ятарга кирәк дигән сүз түгел бит. Актаныш сөт комбинаты югары бәя тәкъдим итте, без аны эшмәкәрләргә җиткердек. Ничек сөтне башка оешмага бирергә мәҗбүр итеп була соң ул бүгенге көндә? Федераль кануннар бар, монополиягә каршы хезмәт карап тора, бизнес сәламәт конкуренция белән эшләргә тиеш дигән әйбер бар – ташка басылган. Без мылтык белән барып басканмы, гаишник белән туктатканмы, нәрсә сөйли алар? Без алардан бүген бер генә әйбер сорыйбыз: районда урнашкан сөт бәясе бар – ул 23 сум. Кайсы заводка тапшырулары мине кызыксындырмый, алар бары тик халыкка 20 сумнан да ким булмаган бәя белән түләсеннәр! Ә бу бәягә алар башка заводларга сөт тапшырып ирешә алмыйлар, чөнки анда сөтнең кабул итү бәясе – 21 сум", дип аңлатты Илфак әфәнде.

Актаныш сөт комбинатында бәянең югары булуын ул сөтнең шул урында ук эшкәртелүе, арадашчылар аша узмавы белән аңлата.

"Бүген Кировтагы заводта ике линия өч көнгә бер генә эшли, чөнки аларга сөт җитми. Әгәр бу завод тулы куәтенә эшләп китсә, алар 100 кешене эшкә алыр идек, ди. Эшкә алсалар, районга салым түләнә, кешеләр эшле була, районда җитештерү күләме арта, халык та интегеп асраган сыерының сөтен тиешле бәягә сата ала. Ә калганнар бит сөтне сатып алучы арадашчылар гына. "Молинвест-Т" оешмасы сөтне чимал буларак кына сатып алып, Екатеринбурга илтеп эшкәртә. Безнең кешеләр хисабына анда кемнәрдер череп байый", ди Илфак Бариев.

– Сезнең иртәнге биштә Әтәс авылына килүегез турында сөйлиләр. Авыл җирлеге башлыгының ире Рузил Насыйровка сезнең теләктәшлек күрсәтелә, ә Идрисовларга юк диләр. Монда сәламәт конкуренция турында сүз була аламы?

– Минем Әтәс авылында булганым юк. ИП Насыйровның авыл җирлегенә бер катнашы да юк. Сез миңа федераль канунын күрсәтегез, аңа сөт җыярга ярамый дигән. Ул көнне дә конфликт килеп чыкты дип алар шалтыратты, мин сугыш килеп чыга күрмәсен дип барып, трассада утырып карап тордым, ләкин авыл эченә кермәдем. Әтәс авылы территориясендә бер генә кеше белән сөйләшкәнем дә юк, сөйләшмәячәкмен дә.

– Конфликт нәрсәдән килеп чыкты?

– Бәй, алар (Идрисовлар - ред.) вазгыять элеккечә, 90нчы еллардагыча дип күз алдына китерәләр. Алар федераль канунны бозмакчы булалар. Кемгәдер, Русия федерациясе ватандашына эшмәкәрлек хокукын чикләмәкче булалар. Халыкка сөт өчен кем күбрәк түли – шул җыячак!

– Район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу вакытында "Алар безгә мең башлык ферма төзеп бирергә вәгъдә итте, без аларга сөт вәгъдә иттек" дигән сүз әйттеме?

– Әйтте.

– Димәк, район башлыгының монда шәхси кызыксынуы бармы?

– Алар районга ферма төзеп бирәләр, үзләре эшлиләр. Районда эш урыны арта.

– Кировтагы сөт заводы кемнеке соң? Беларусларныкы дип сөйлиләр.

– Мин аларның кемнеке икәнен белмим. Кайдадыр интернетта аның оештыручылары язылган ди, мин анысын өйрәнеп утырмадым, шуннан өйрәнегез. Миңа халыкка эш урыннары булсын да, сөт бәясе югары булсын, мин халык өчен эшлим.

– Башка заводлар ябылып бетсә, бу монополиягә китерәчәк тә, сөткә бәяләр тагын да түбән тәгәрәр дип уйламыйсызмы?

– Бу монополиягә китермәячәк, чөнки башка заводлар ябылмас өчен хәрәкәт итә башлады инде. Бу сәламәт конкуренция дип атала. Өченче сөт заводы барлыкка килгәч кенә сәламәт конкуренция туды. Моңарчы сөт заводлары сөтне кая куярга белми иде. Аларның ихтыяҗлары түбән булды. Алар арзанга чимал җыйды да, иткә алып чыгып сатты. Хәзер заводлар уйлана башлады. "Касыйм" заводы да җитештерү линиясе куярга җыена башлады. Ярты ел эчендә ул үз продукциясе белән базарга чыгачак, сату нокталары ачачак. Чөнки төп табыш барыбер чимал сатучыга түгел, ә җитештерүчегә һәм сатучыга кала. "Молинвест-Т"ка сөтне кабул итмәскә кушкан кеше юк. Кабул итсен, ләкин халыкны 17 сум 50 тиеннән сөт сатарлык хәлгә куймасын.

– Кировтагы сөт заводына тапшырган бер авылда да 16 сум 80 тиеннән түләгәннәр икән дигән мәгълүмат бар.

– Андый бәя юк, бу дөрес мәгълүмат түгел. Бары берничә очракта гына сөткә бәя түбән булырга мөмкин. Әгәр аңа тонналап су кушсалар һәм теләсә нинди температура режимында саклап, ачылыгы 20гә җитсә. Андый сөтләр һәм антибиотиклылар бөтенләй кабул ителергә тиеш түгел. Халыкка антибиотиклы сөт эчереп, безнең балаларны мутантка әйләндермәс өчен федераль канун кабул ителде. Сез соңгы федераль кануннарны укыйсызмы? Сөт заводлары шул канун нигезендә эшли. "Молинвест" антибиотиклы сөтне алып, аңа ялган этикеткалар ябыштырып, халыкны ялганлап агулый икән, бу яхшы дигән сүз түгел. Актаныш сөт комбинатына ачыган яки антибиотиклы сөт килеп, алар аны кабул итмәгән икән, димәк, бу әйбәт. Халыкны тәрбияләргә кирәк. Әлем авылында дүрт көн рәттән антибиотиклы сөт булып, аны канализациягә түктеләр.

Илфак Бариев сөт җыючыларның сөт кабул итү оешмалары белән берлектә корган мәкере барлыгын да ачып салды.

– Сөт җыючылар белән сөт заводлары бергәләп халыкны талыйлар. Сөт җыючыларга заводлардан ел саен 150-200 мең сум күләмендә премияләр түләнә. Түбән бәя белән халыктан сөт җыеп, түбән бәя белән түләгән өчен! Саналмаган акчалар бу. Эш зурга китә икән, мин дә боларның барысын да ФСБга барып сөйләячәкмен. Моны президент та, авыл хуҗалыгы министры да белә, шуңа каршы көрәш бара республикада. Аларны яклый күрмәгез, бөтен халык нәфрәтләнеп төкерәчәк сезгә. Миңа димәгәе, сөтне "Молинвест-Т" җыйды ни, Мөхәммәдәмин җыйды ни – сөткә 21 сум белән түләсеннәр! "Молинвест-Т" Екатеринбурга 21 сум 80 тиеннән сөт тапшырганда 21 сумнан ничек түләсен соң ул? Түли алмый ул аны. Безнең максат: районда мал санын арттыру, халыкны хезмәтле итү, авылны үстерү, – диде Илфак Бариев.

Премияләр алу турындагы мәгълүматны кайбер эшмәкәрләр үзләре дә дәлилләде. Алар аны сөт тапшыру күләме арттырган өчен кызыксындыру чарасы булуын әйтә. 10 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр премия алучылар барлыгы билгеле.

Белешмә: "Актаныш сөт комбинаты"

"Актаныш сөт комбинаты" – Татарстанның Актаныш районы Киров совхозында теркәлгән. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак 2017 елның 24 ноябреннән бирле эш итә. Мөдире – Андрей Беляков. Төп эшчәнлеге – сөт һәм сөт продукцияләре җитештерү. Моннан тыш ширкәт тагын 4 юнәлештә эшли. Устав капиталының күләме – 1 миллион сум. (75% – "Эксимторг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 25% – "Ядран-инновации" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исемендә).

Белешмә: "Чишмә" агрофирмасы

"Чишмә" агрофирмасы – Татарстанның Актаныш районы үзәгендә теркәлгән. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак 2016 елның 1 августыннан бирле эш итә. Мөдире – ​Ирек Галимов. Төп эшчәнлеге – бөртекле (дөгедән тыш), кузаклы үсемлекләр һәм орлыклар үстерү. Моннан тыш ширкәт тагын 18 юнәлештә эшли. Устав капиталының күләме – 10 мең сум (100% Алмаз Фазлыев исемендә).

Хөрмәтле укучылар, сезнең төбәктә дә моңа охшаш хәлләр, эшмәкәрләр белән хакимият арасында каршылык, аңлашылмаучанлык, административ ресурс куллану күренешләре бармы? Булса, безгә хәбәр итегез, йә бу хакта безнең форумда языгыз.

XS
SM
MD
LG