Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөтне сатып алу бәясе түбән. Авылларны бетермәкчеләр"


Минзәлә районында авылда яшәүче хатын сыер сава

Бүген Татарстанда күпләгән авыллардагы шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 11-14 сумнан җыялар, былтыр бу вакытта кимендә 18 сум булган. Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов республика халкы пальма маен һәм коры сөтне ашап бетермичә шәхси хуҗалыклардан сөт алу бәясе күтәрелмәячәк дип белдерә.

"Җәмәгать, сыер белән бозавын сатам. Кем ала?" Татарстанның Теләче районы Алан авылы мәзине Нурислам хәзрәтнең бу сүзләре Коръән ашына җыелганнарны аптырашта калдырды. Авылда ашларда да Коръән укылгач, догалар кылынгач, тормыштагы хәлләрне сөйләшеп алалар. "Сыер тотуның бер мәгънәсе дә юк, сөткә бәя бик түбән, хәзер авылларны да бетермәкче булалар күрәсең", дип өстәде Нурислам хәзрәт.

Аланда апрель аенда сөтне 14 сумнан җыйганнар. Халык майда 13 сум 50 тиенгә төшә икән дип тә сөйләнә. Узган ел бу вакытларда сөтне сатып алу бәясе 18 сум булган.

Машинам багажнигында өч-дүрт банка сөт

Кайбыч районында апрель җыйган сөт өчен литрына 11 сум түләгәннәр. Кече Кайбыч авылында яшәүче Фәрит әфәнде (исеме үзгәтелде) район үзәгенә машинасы белән эшкә йөри. Ул да сөткә бәя бик түбән булуга зарлана. Һәркөн диярлек, авылдагы җыючыга тапшырмыйча, машинасының багажнигына өчәр литрлы 3-4 банка сөт белән Кайбычка алып барып һәрберсен 100 сумнан сата. "Бүтән чара юк, әле тагын төшәчәк икән дип сөйлиләр", ди ул.

Азатлык шалтыраткан, белешкән район-авылларда сөт бәяләренең төрле икәнлеге ачыкланды. Мисал өчен, Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында литрын 18 сумнан җыялар. Авылда даими яшәүче 85 хуҗалык 25 сыер тота. Өч-дүртне асраучылар да бар.

"Пальма маен, коры сөтне ашап бетермичә бәя күтәрелмәячәк"

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика халкы 1500 тонна пальма маен һәм 1 млн тонна коры сөтне ашап бетерми торып сыйфатлы сөткә артык ихтыяҗ булмаячак дип белдерә.

"Президент белән махсус сөйләшеп, сыерларны саклап калу өчен 360 млн сум акча бүлеп бирдек. Бу беркадәр ярдәм итте, әмма тормыш моның белән генә бетми", дигән министр Арча районында депутатларның сорауларына җавап биреп. Аның сүзләрен 25 апрель "Шәһри Казан" газеты бастырып чыгарды. Министр сүзләренчә, тагын субсидия сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать итәргә җыеналар.

"Канун бар, әмма шәхси хуҗалыкларга ярдәм юк"

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров Азатлыкка фермер хуҗалыкларның беркадәр субсидия алуларын, әмма шәхси хуҗалыкларга өлеш чыкмавын әйтте. Әнә шул сәбәпле ассоциация шәхси хуҗалыкларга да сөт саткан өчен субсидия бирүне сорап сөйләшүләр алып бара.

Камияр Байтемиров, business-gazeta.ru фотосы
Камияр Байтемиров, business-gazeta.ru фотосы

"Икътисадый яктан караганда, сыерлары булган шәхси хуҗалыкларның хәлләре начар. 2017 елның ноябрь аена кадәр сөткә бәя әйбәт иде. Ноябрьдән соң 12 сумга кадәр төште, хәзер җәй җиткәч сөтне сатып алучылар 9 сумнан да алырга мөмкинбез дип әйтә. Шул сәбәпле без Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә эшләп шәхси хуҗалыкларга сөт өчен субсидия бирү юлларын тикшерәбез.

Сөткә бәяләр әйбәт вакытта күпләр таналарын калдыра иде. Безгә килгән хәбәрләргә күрә, халык сыер итәм дип үстергән таналарын сата, суя башлаган. Ул таналарны югалтмас өчен, алырга теләгән фермерларга да субсидияләр бирү турында сүз бара. Ничек килеп чыгар, әлегә әйтә алмыйм", ди Камияр әфәнде.

Аның сүзләренчә, халыктан һәм фермерлардан сөт сатып алучылар үзара сүз берләшеп бәяне түбән куйган дигән шикләр дә бар. "Татарстанга Беларустан һәм башка илләрдән дә күп коры сөт керттеләр, әнә шул сәбәпле сыйфатлы сөткә ихтыяҗ кимеде", дип Камияр әфәнде бәя төшүнең тагын бер сәбәбен әйтә.

Хәзер кибеттән сөт кенә сатып алучылар да бар

Аның фикеренчә, бәя үскәнгә, халыкның акчасы җитенкерәмәгәнгә яхшы сыйфатлы сөттән ясалган ризыкларны сатып алу мөмкинлеге кими бара. Әнә шул сәбәпле, җитештерүчеләргә пальма маен, коры сөтне куллану отышлырак. Арзанга сатып ала һәм кибетләрдә халык алырдай бәягә куя. Һәркемнең елына 330 кг сөт ризыклары ашавы Русиякүләм норма булып санала, ә Татарстанда бу сан бүген уртача 260 кг тәшкил итә. "Кешенең мөмкинлеге булса, ул каймагын да, маен да алыр иде, хәзер кибеттән сөт кенә сатып алучылар да бар", ди Байтемиров.

Камияр әфәнде шәхси хуҗалыкларга сөт саткан өчен субсидия бирү мәсьәләсенең югары даирәләрдә кайчан каралачагын һәм кайчан хәл ителәчәген өздереп әйтә алмады. Русиянең Авыл хуҗалыгын үстерү турында 264нче кануны нигезендә, шәхси хуҗалыклар да авылда тауар җитештерүче булып санала. Әлеге канунның икенче бүлегендә дәүләттән булган бөтен ярдәмнәрне алар да алырга тиеш диелгән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүчеләр видеоконференциядә, 18 гыйнвар 2018
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүчеләр видеоконференциядә, 18 гыйнвар 2018

Татарстанда хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе Идел буе федераль бүлгесендә иң түбәне. 18 гыйнварда ук Русия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джамбулат Хатуов төбәкләрнең бу өлкәдәге түрәләре белән видеоконференция үткәргән вакытта Татарстанда сөт сатып алу бәяләрен уртача 25 сумга җиткерергә боерган булган. Аннан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килеп туган вазгыятьне - сөт алу бәяләре төшү сәбәпләрен контроль итүче оешмаларга тикшерергә кушкан. Өч айдан артык вакыт узса да, хәлләр уңай якка үзгәрмәде.

Кем теләге белән пальма мае һәм коры сөт сатып алынган? Аны сөттән ризыклар җитештерүче ширкәтләрме, әллә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы сатып алганмы? Шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе кайчан 25 сумга күтәреләчәк? Сөт сатканга субсидия бирү кайчан хәл ителәчәк? Әлеге сорауларны Азатлык Татарстан Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка юллады. Җавап булуга ук укучыларны да таныштырырбыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG