Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа салым керсә, авыл кешесе шәһәргә күчеп бетәчәк"


Яңа канун кабул ителсә, һәр авыл хуҗалыгы эшмәкәр буларак теркәлергә һәм сатылган продукциядән салым түләргә тиеш була

"Бердәм Русия" депутатлары тырышлыгы белән авылдагы һәр хуҗалыкка эшмәкәрлек салымнары билгеләнергә мөмкин. Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесе Русия думасына кертелгән.

Бу канун кабул ителсә, һәр авыл хуҗалыгы эшмәкәр буларак теркәлергә һәм сатылган продукциясеннән салым түләргә тиеш була. Салым гына түгел, ә кереме булу-булмауга бәйсез рәвештә, пенсия фондына, медицина иминиятенә елына 32 мең сумнан артык мәҗбүри түләү түләргә бурычлы. Моннан тыш, ул онлайн хезмәт күрсәтергә сәләтле касса аппараты (50 мең сум чамасы) алырга, интернетка да елына 10-15 мең сум чамасы түләргә тиеш әле. (Бүген авылларда нибары бер интернет-оператор – "Таттелеком" гына булу сәбәпле, аның бәясе дә шәһәрдәгедән ике-өч тапкыр кыйммәтрәк.) Эшмәкәргә махсус хисап та ачасы булачак. Һәрбер түләү салым хезмәтенең күз уңында булып торачак дигән сүз. Һәрхәлдә, шулай эшләргә омтылалар. Тиздән һәр авыл йортында бер бухгалтер асрарга яки гаиләнең берәр әгъзасына шул юнәлештә укырга туры килергә дә мөмкин.

"ӘЙТЕРГӘ ДӘ КУРКЫНЫЧ"

Бүген Казанның агросәнәгать паркында фермерларга да, шәхси хуҗалыкларга да үз продукциясен сату мөмкинлеге булдырылган. Шәхси хуҗалыкларның бу канунга карашын ачыклау өчен шунда сату итүчеләрнең фикерен сораштык.

Әлки районыннан килгән Илнар Әхмәтҗанов Азатлыкка "Мин әле бер ай элек кенә фермер булып теркәлдем, чөнки күп кеше карта белән түли һәм миңа махсус хисап ачып терминал алырга туры килде" дип сөйләде.

Илнар Әхмәтҗанов
Илнар Әхмәтҗанов

"Әгәр бу канунны кертсәләр, авылларда терлек асрау, бәрәңге үстерү белән фермерлар гына шөгыльләнер дип уйлыйм. Ә вак-төяк җитештерүчеләр бөтенләй бетәр. Бер баш мал өчен генә ул пенсия фондына түләвен дә, салымын да түләп ята алмый бит инде. Әле мин язга калган үз бәрәңгеңне дә утыртырга ярамаячак икән дип ишеттем. Америкадагы кебек итмәкче булалардыр инде, бәрәңге бакчасында чирәм үстереп кенә яткырмакчылардыр. Болай да кеше бәрәңгене бик утыртмый башлаган иде, үзе өчен генә, кечкенә участокларда гына утырта иде. Ул да бетәр, мөгаен" ди Илнар.

Агросәнәгать паркында сату итүче аталы-уллы Мәсһүдовлар үз исемнәрен һәм районнарын язмау шарты белән генә сөйләшергә ризалашты. Болай да бик күп тикшерәләр, бер сүз әйтсәк, тикшерүчеләр бөтенләй өстебездән төшмәс ди алар.

Бу канун кертелсә, авыл кешесе шәһәргә күчеп бетәчәк

"Бүген аз санлы мал асрауның бер файдасы да юк. Бозавыңны сатып аласың икән, чыгым гына. Гомумән, үзең өчен генә бер-ике баш мал тоту бөтенләй чыгымлы. Ышанмасагыз, санап карагыз. Мисал өчен, авыл кешесе бер сыер тота, ди. Ул аннан иртән 10 литр сөт савып ала, кичен – 10 литр. Бу 20 литрны бер гаилә генә ашап бетерә алмый. Ул аның яртысын сөт җыючыга тапшырырга мәҗбүр була. Бүген авылда сөтне 10 сумнан җыялар. 10 литр сөтең 100 сумлык була дигән сүз. Ә сыер көненә 100 сумлык кына ашыймы? Авыл халкы ул сыерны да ияләнгән гадәт буенча гына тота инде. Сөте-мае үземдә булыр, сатып аласы булмас дип уйлый. Исәпләп, санап караса, беркем дә тотмас иде. Безнең авылда да өч ел элек көтүгә 180-200 сыер чыга иде, бүген 60-70 сыер йөри. Ул канунны кертсәләр дә, кертмәсәләр дә, авыллар барыбер үлеп бара, маллар саны кими. Кеше хәзер әкренләп бакчада кәбестә-бәрәңгесен үстерүдән дә баш тарта. Көзен ярминкәдә сатып алу күпкә арзанрак. Ә канун кертелсә, авылда яшәгән кешегә мәҗбүри рәвештә салымын сала башласалар, кешеләр шәһәрләргә күчеп бетәчәк. Әй, барыбер бетәчәк инде, анда яшәрлекне калдырмадылар хәзер", ди гаилә башлыгы.

Кайчандыр шәхси хуҗалык продукциясе тамгасы белән сата башлаган Тайшибаевлар да фермер булып теркәлүе турында әйтте. Алар Питрәч районыннан килеп сата икән.

Шәхси хуҗалыклар дәүләткә түли алмаячак, кешеләр авылдан китеп бетәчәк

"Без бүген дәүләткә елына 100 мең сумга якын түләү түлибез. Монда пенсия фондына, иминияткә булган түләүләр дә, җир һәм керем салымнары да кергән. Ветеринардан алган белешмә, су, ягулык һәм башка вак-төяк түләүләрне дә санасаң, бу эшнең бөтенләй файдасыз булуы күренә. Шәхси хуҗалыклар без дәүләткә түләгәннең яртысын да түли алмаячак, кешеләр авылдан китеп бетәчәк" диде Ольга Тайшибаева.

Агросәнәгать паркында сату итүчеләрнең калганнары сөйләшүдән бөтенләй баш тартты. "Тикшерү белән интектереп бетерәчәкләр, болай да авыр барган эшне туктатачаклар", дип сүз әйтергә куркуларын аңлатып, гафу үтенделәр.

Исемен әйтергә теләмәгән бер сатучы ир бу салымнарны "продразверстка" белән чагыштырды.

"Хәрби коммунизм чорында авыл халкыннан итен, йомыркасын, йонын җыйган кебек, хәзер дә өй саен салым җыя башлаячаклар икән алайса. Акчалата бирергә авыл халкының барыбер акчасы булмаячак, барыбер шул тауарлата яки йортындагы техникалата түләүгә, мәхкәмә приставлары килеп талап китүгә әйләнәчәк ул", диде исемен әйтергә курыккан ир.

"РИЗАСЫЗЛЫККА КИТЕРӘЧӘК"

Теләче районыннан Раил Рәшитов умарта тота һәм бу канун кабул ителгән очракта бик зур социаль ризасызлыкка китерәчәк дип исәпли.

Раил Рәшитов
Раил Рәшитов

"Думага кергән икән, бу канунны барыбер кабул итәрләр дип уйлыйм. Әле бер көнне генә "Яңа гасыр" каналыннан Миңнехановның шәхси хуҗалыкларга сәфәрен күрсәттеләр, димәк бу әйбергә ныклап тотынганнар. Мин үзем умарта тотучы буларак бу әйбергә тискәре карыйм. Безнең керемнәр әллә ни зур түгел. Бу авыр заманда бераз табыш алып булмасмы дип тырышу гына. Танышларымның кайсы шабашкада йөреп йорт сала, кемдер торт пешереп сата, кемдер фотога төшерә. Әгәр үз һөнәре буенча эшләгәндә яхшы хезмәт хакы түләсәләр, беркем дә алай бөкре чыгарып йөрмәс иде. Кешеләр эшмәкәр булып теркәлергә ашыкмас дип уйлыйм. Хөкүмәт исә ул кешеләргә штраф салып, башын катырып бетерер. Ә бу исә бик зур социаль ризасызлык тудырыр. Әлегә ничек эшләсәм шулай эшләп торам, каты бәйләнеп кыса башласалар, умартаны киметермен, дип уйлыйм", ди Раил Рәшитов.

Апас районы Аксу авылыннан Назыйм Гомәров та бу салымнарны яхшыга китермәячәк, ди.

Авыл болай да бер аякта басып тора, шул сыңар аякны да чалып екмакчылар

"Авыл болай да бер аякта гына басып тора бүген, инде шул сыңар аякны да чалып екмакчы булалар икән алайса. Бездә сөтне 11 сумнан җыялар, көн саен шуның өчен борчылам. Хөкүмәт халыкны алдады дип саныйм. Сөт тапшырырмын, шуның белән яшәрмен дип тырышрак кешеләр сыер җыйды. Минем дә сарайда уннан артык мал басып тора. Ә хәзер ул сөт тапшырган акча сыерның үзен карарга да җитми. Ярый әле, безнең якта пай җирләренә печәнен-саламын, ашлыгын бирәләр. Бу салымнар керсә, сыерларны бөтенләй бетерәсе булыр ахры", диде Назыйм әфәнде.

"БАШТА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ КИРӘК"

Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров та авыл хуҗалыгына карата мондый мөнәсәбәткә аптыравын һәм авылларның бу салымга әзер түгеллеген әйтте.

Камияр Байтемиров
Камияр Байтемиров

"Кайчак авыл хуҗалыгына булган карашка шаккатам. Авылда болай да яшьләр калмады диярлек, әгәр бу канун да кабул ителсә, кешеләр бөтенләй шәһәрләргә китеп бетәргә мөмкин. Без бүген генә Балтач, Арча районнарында булдык. Яшьләр юк, алар авылда калмый, шул хакта да сөйләштек.

Мин бу салымнар турында Мәскәүгә Федерация шурасына баргач күптән ишетеп кайткан идем, әмма ул чакта җитди кабул итмәдем, болай эшләрләр дип уйламадым да. Чөнки безнең авыллар мондый салымнарга әзер түгел әле. Башта шәхси хуҗалыкларның күңелен үстерергә, ничектер ярдәм кулы сузарга, авылда яшәүнең дә файдалы икәнен күрсәтергә кирәк. Әмма әлегә ул файдалы да түгел бит.

Безнең авыллар мондый салымнарга әзер түгел

Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя юк. Авылда яшәүнең керемле булуын күрсә, авыл кешесе болай да тырышып эшләячәк. Ә салымнар салып авыл кешесенең күңелен үстереп булмый инде. Күңеле үссә, ул шәхси хуҗалыктан фермерлыкка да күчәр иде. Шуннан соң да әле аны субсидияләр белән тәэмин итепме, бер биш ел ярдәм итә-итә үстерсәң, аннары салымнарын билгеләсәң дә була. Татарстан, башка регионнар белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпкә яхшырак хәлдә булса да, бездә авыл хуҗалыгын үстерүче күпсанлы програмнар тулы куәтенә эшләп торса да, бу салымга әлегә хәтта без дә әзер түгел" диде Азатлыкка Камияр әфәнде.

ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАР ТӨРЛЕ БУЛА

Татарстан Дәүләт шурасының экология, табигый байлыкларны файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев "чебеннәрне кәтлиттән аера белергә кирәк", дип белдерде.

"Шәхси хуҗалыкларның да төрлесе бар бит. Ул шәхси хуҗалык дип санала, ә үзенең 5 меңләп сарыгы бар. Ставропольдә, Дагыстанда, мәсәлән. Шәхси хуҗалык була аламы бу? Мең баш үгез асраучы кеше шәхси хуҗалык була аламы? Ул бит инде үзе үк ферма кадәр. Шуңа да әйтәм, аларны аерып карый белергә кирәк. Әгәр кеше ун сыерга якын мал асрый икән, аңа кагыласы да юк. Ике гектар җирен эшкәртә икән – аңа тияргә кирәкми. Ә менә син мең үгез асрыйсың икән, аның белән гаиләңне генә ашатмыйсың, шулай бит? Үзеңне ике-өч сыер да туйдыра ала. Ә калганы аның – коммерция, бизнес. Күпме кешенең шәхси хуҗалыктан чыгып эшмәкәрлеккә әверелүен субъектлар үзләре билгеләргә тиеш дип саныйм. Авылны үзгә икътисади зона дип карарга кирәк. Анда салымнар кертәсе түгел, киресенчә, күп кенә салымнарны киметәсе иде. Без авыл кешесенең күңелен сүндерергә тиеш түгел.

Авылга яңа салым кертәсе түгел, киресенчә, күп кенә салымнарны киметү кирәк

Без бит чит илдән килгән кешегә әллә нинди ташламалар, мөмкинлекләр, өстенлекләр бирәбез. Кеше авылда эшли башлады икән, ул бер 5 ел бөтенләй салым түләргә тиеш түгел. Кеше авылга кайтырга тиеш! Безнең республикада президент Рөстәм Миңнеханов мондый эшләрне уйлап башкара һәм бу мәсьәләдә дә без үз карашыбызны әйтербез дип уйлыйбыз. Каникуллар әкренләп тәмамланып килә инде" диде Таһир Һадиев.

"Бу канунның кабул ителүе болай да авыр хәлдә яшәүче авылларның бөтенләй бетүенә китермәсме?" дип сорадык Таһир әфәндедән.

"Әгәр без Русияне, төбәкләрне сакларга теләсәк, әлбәттә, авыл кирәк. XX гасырда Русиядә 150 мең авыл юкка чыкты. Шуларның 1200е Татарстанда бетте. Кайберләренең исемнәре генә калды, нигезләр юк. Бүген Татарстанда 3 меңләп авыл бар. Начармы-яхшымы, авыл картая, сүз дә юк. Югыйсә, XX гасырда бөтен төзелешләр, шахта эшләре, сугышлар – барысы да авыл хисабына барды. Бүген безнең һәркайсыбызның авыл алдында түләп бетерә алмаслык бурычы бар. Без моны аңлыйбыз һәм безнең республикада авылларны саклап калу өчен бик зур эшләр башкарыла. Дәүләт шурасында, авыл хуҗалыгы министрлыгы, икътисад министрлыгында башкарылган эшләр шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын, авылларны саклап калуга юнәлдерелгән, диде депутат.

Сүз уңаеннан, федераль чик буе хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, 2018 елның гыйнвар-март айларында гына да узган елның шушы ук айлары белән чагыштырганда Русиягә импорт продукциясен кертү 20,7%ка арткан. Җиләк-җимеш сатып алу 31,5%ка артса, яшелчәләр – 31,1%, балык – 17,7%, эчемлекләр – 13,6%, үсемлек мае – 7,4%, шикәр – 2,4%ка күбрәк кертелә башлаган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG