Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 400 меңнән артык теркәлмичә кәсеп итүче ачыкланган


Татарстанда 416 мең кеше "икътисадның формаль булмаган өлкәсендә эшли һәм үз кәсепләрен алып бара дип санала". Бу хакта Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары, эшмәкәрлекне үстерү департаменты мөдире Рөстәм Сибагатуллин белдерде.

"29 кеше генә үз кәсебен алып баручы буларак теркәлгән. Мондый нәтиҗә көтмәгән идек. Тыю чаралары түгел, җәлеп итү чаралары кирәк. Бездә тәртипле кешеләр яши, үз кәсепләрен алып баручылар да канун кысаларында эшләргә тели", ди Сибагатуллин.

Ул яңа реформа кәсепчеләрне легальләштерүгә ярдәм итәр дип өметләнә.

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә кәсепчелек өчен яңа салым кертелә. Белгечләр Татарстанда халыкның 10-15 проценты үз кәсепләрен алып бара дип саный.

Кәсепчелек белән шөгыльләнүчеләр телефоннарына касса кебек эшләүче әсбабны йөкли ала. Аңа акча картасы бәйләнә, шулай итеп картадан салым алынып барачак. Физик затларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен салым 4 процент, ширкәтләр белән эшләүчеләргә 6 процент була. Хосусый эшмәкәр буларак теркәлү кирәкми.

19 июль көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кәсепчеләр белән очрашып, яңа салым турында фикер алышты. Президент алар өчен махсус програм булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш ул кәсепчеләр өчен махсус курслар оештыру тәкъдимен дә хуплады.

XS
SM
MD
LG