Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов өлкәсендә торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган


Җимерелгән йортның бер өлеше
Җимерелгән йортның бер өлеше

Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә торак йортта шартлау булган. Нәтиҗәдә йортның соңгы ике каты җимерелеп төшкән. Әлегә бер кешенең һәлак булуы турында хәбәр итәләр.

Фаразларга караганда, йортның тугызынчы катындагы фатирда газ баллоны шартлаган. Бер кеше һәлак булган диелә. Бер хатын-кыз авыр хәлдә. Сигез кеше, шул исәптән ике яшьлек бала коткарылган. Җимерекләр арасында тагын дүрт кеше булырга мөмкин диелә.

ТАСС җимерелгән дүрт фатирда барлыгы 12 кеше яшәгән дип яза.

Йортта барлыгы 72 фатир. Анда яшәүче 140 кеше вакытлыча тору урынына эвакуацияләнгән. Вакыйга урынына Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев килгән. Ул йортның тугызынчы катындагы бер фатирда газ баллоны шартлаган дип белдерде. Губернатор шулай ук шәһәрдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелүе турында да әйтте.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шартлауга бәйле җинаять эше ачарга кушкан.

31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Йортта газ шартлаган дип фаразланды. 39 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG