Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балада ничек китапка мәхәббәт уятырга?


Ричард Скарри китаплары балалар әдәбиятында классика булып санала

Балалар өчен китапларга күзәтү, өч-дүрт яшьлек балалар мисалында

—​ Яратасыңмы бу китапны?
—​ Әйе.
—​ Ә ни өчен?
—​ Ул чын[барлык] кебек.

Балам актив, хәрәкәтчән булганга, китаплар белән арасы баштан ук җайланып китмәде. Үзебез дә күбрәк актив яшәү рәвешен ярату, китап белән түгел, ә гаджетлар белән утыру, электрон текстлар уку да бу араларның җайлану потенциалын арттырмый иде. Көннәрдән бер көнне, балага китап яраттырасы килә башлады. Шундый хис бар иде, әйтерсең, аерым бер галәм бар (китаплар – ул галәм бит инде), ул параллель рәвештә бара, ә мин шунда кереп китергә балага ишекне күрсәтә алмыйм кебек. Нишләргә?

Баланың да акылына "утыра" яки "утырмый" торган китаплар бар

Әйе, беренче чиратта, үземә китаплар алдым, вакыт-вакыт махсус кәгазь китап укып утыра башладым. Ләкин балага теләсә нинди китап алып кайтып, аның шул китап белән мавыгып китүен көтеп булмый. Без ничек үзебезнең кызыксынуларга күрә китап сайласак, баланың да акылына "утыра" яки "утырмый" торган китаплар бар.

Шулай итеп мин дустымнан (аның да кечерәк балалары бар) бер көлтә китап алып кайтырга булдым. Шөкер, дустым филология укыган, аның өендә бала китаплары аерым бер китап кибете ачарлык иде, гәрчә, рус телендә булса да. Телгә карап тормадым, төрле дөньякүләм мәшһүр авторлардан, төрле темалардан, төрле каһарманнар турында (популяр китап серияләре дә бар бит) капчык тутырып китап җыеп кайттым. Олысы, кечесе, катысы, йомышагы – һәртөрлесен. Максат – балама кайсы китаплар "утырачагын" ачыклау иде.

Баланың каршысына китапларны җәеп салдым: кайсысын карыйбыз? Китаплар арасында берничәсе Ричард Скарридан иде, берничәсе Элмер исемле фил маҗаралары, берничәсе Лизелотта исемле сыер маҗаралары, кайберләре Груффало маҗаралары һәм берничәсе вак-төяк тормыштан күренешләр хакында. Башта бала фәкать рәсемнәргә генә карап, беренче укыласы китапны сайлады. Әлбәттә инде, ул яңа бәби алып кайту турындагы (тормыштан күренеш) китап иде, чөнки без дә яңа бәби алып кайтырга җыена идек. Бер укыдык та, "аңлашылды, бетте-китте" сыманрак реакция бирде бу. Ул китапка бүтән кире кайтырга артык теләк белдермәде. Китапның төп фикере болайрак иде: яңа бәби кайткач, аңа күп игътибар булачак, ләкин ул синең кебек теләгән бер эшен дә эшли алмаячак, чөнки аның әле тешләре юк, аяклары йөри белми, утыра белми, сөйләшә белми, шуңа зуррак бала гел отышта. "Ярар, мин аңа барысын да өйрәтермен, кайтсын гына әле", диде дә бу, шаааап итеп китапны ябып куйды.

Шуннан әкренләп башка китапларны да укыштыргалый башладык кич саен. Берсүзсез, Ричард Скарриның китаплары һәм Элмер маҗаралары баланың фаворитларына әйләнде. Скарриның китаплары – "Көн дәвамында кешеләр нәрсә эшли", "Машиналар, йөк машиналары һәм бара торган әйберләр" – балалар әдәбиятында классика булып санала (беренче басылулары 1968 һәм 1974 елларда булган), елдан елга алар яңадан бастырылып килә. Бу китаплар бик отышлы: беренчедән, анда гадәти шәһәр тормышы бөтен вак детальләрдә сурәтләнгән, шуңа өстәп, бизәүче рәссам да матур рәсемнәрен ясаган. Бер битне ачып бер күренеш хакында 5-10 минут дискуссия корып утырып була. Ә андый күренешләр бит саен дистәләгән! Икенче китапта да һәртөрле машина, бөтен ваклыклары белән, күренеш белән, ситуатив итеп ясалган (уйлап чыгарылган "йөри торган әйберләр") дә күп. Безнең бала машиналар ярата, ә монда бит саен ниндидер машина, ниндидер механизм, әле өстәвенә күренешле! Вау! Ай буе укып утырырга була.

Интерактив китап мисалы
Интерактив китап мисалы

Элмерга килгәндә, ул фил, һәм төрле фикерләр башына килеп, төрле вакыйгаларда булып, уйлап, нәрсәдер эшләп йөри. Бу китапта да рәсемнәр матур, баланы кызыксындыра. Ләкин иң мөһиме, Элмерның фикер йөртүе, тормышта фикерләрен раслау яки кире кагу өчен тәҗрибәләр үткәрүе баланың игътибарын җәлеп итте. Бу каян аңлашыла? Укыганда бала комментарлар бирә, яки берәр көтелмәгән урында "Элмер кебек бит бу!" дип ниндидер параллель таба.

Яхшы рәсемле китаплар гына баланың йөрәген яулый

Кайбер каһарманнарны ошатмады бала. Мәсәлән, Лизелотта аңа ниндидер "мантыйксыз" сыер кебек тоелды. Әйтик, Лизелотта төнлә тавышланып бөтен җәнлекләрне уятып бетерә, яки хат ташучыны күргән саен аны куркыта. "Бу сыер әллә нәрсә эшләп йөри", "мин аңламыйм, нигә ул болай эшли соң, андый вакытта бит башкача эшләргә була", кебек фикерләр әйтте. Ә менә Элмер филгә бер сорау да булмады. Аның мантыйгы балага гадәти, якын тоелды, югыйсә филнең кайбер эшләренә дә "нигә инде ул болай эшли" дип әйтеп булса да.

Ошаткан китабын бала кабат-кабат укырга сорый. Ошамаганнарына якын да килми. Яхшы рәсемле китаплар гына баланың йөрәген яулый. Әгәр китапта нәрсәнеңдер сүзе чыгып, шул әйбер рәсемдә чагылыш тапмый икән, "кайда соң ул" яки "башкасын карыйбыз" дип әйтә башлый. Кайберләреннән "куркам" ди, кайберләрен "минем иң яраткан" дип йөртә. Иң яратканнар арасында, һичшиксез, pop-up китаплар, карусель-китаплар һәм "интерактив" китаплар бар, гадәттә бу төр китаплар нон-фикшн була (мәсьәлән, беренчесе мини-энциклопедия форматында).

"Dinosaurs" китабы. Бу pop-up китабының яңа битен ачканда 3D рәсем калкып чыга
"Dinosaurs" китабы. Бу pop-up китабының яңа битен ачканда 3D рәсем калкып чыга

Pop-up – ул яңа битне ачканда 3D булып, калкып чыга торган китаплар ("Dinosaurs"). Әйтик, сүз берәр сарай турында бара ди, китап битен ачуга, шул сарай манаралары белән каршыга килә дә баса. Балаларга тылсым кебек тоела инде бу күренеш. Карусель-китаплар исә 360 градуска ачылып, 3D рәсемнәргә бай булып, әйләндереп укып була торган сәхнәне хәтерләтә ("A year in life"). Интерактив китаплар – укыганда баладан ниндидер хәрәкәт сорый торган китаплар (биттә яшерелгән тартманы ачу, кәгазьдән шунда ясалган торбаны күтәреп карау, рәсемдә күрсәтелгән физик күнегүне ясап, ни килеп чыкканын әйтү, китапта булган каһарманнарның әзер кисемнәрен китаптан чыгарып, төзеп уйнау: "Look inside your body", “Dragons”, "Zaehne putzen, pipi machen", "Lali cvici jogu"). Бу категориядә минем өчен иң гадәти булмаган һәм кызык дип тапкан китап – Барни Зальцбергның "Матур упс!" ("Beautiful oops!") китабы.

Карусель-китаплар 360 градуска ачылып, 3D рәсемнәргә бай булып, әйләндереп укып була торган сәхнәне хәтерләтә
Карусель-китаплар 360 градуска ачылып, 3D рәсемнәргә бай булып, әйләндереп укып була торган сәхнәне хәтерләтә

Яшь категориясе 3+ булуга карамастан, бу китап балалар өчен генә түгел, ә "бала булмаганнар" өчен дә актуаль. Әлеге дә баягы хаталар, хаталар өстендә эш һәм хаталар белән нишләп булага корылган бу китап һәркемнең күңелен яулап алырга сәләтле. Ничек? Беренчедә, китапның форматы гадәти түгел, бик үзенчәлекле итеп ясалган. Сыйфатлы кәгазьдә һәм битләрдә төрле-төрле хаталар ясалган (түгелгән каһвә, сызып атылган сүз, тамган буяу, кирәкмәгән аунап яткан кәгазь кисәге), һәм автор укучысы белән бергә шул хаталарны төзәтеп бара. Китап интерактив һәм битләрен ачканнан соң, тагын ниндидер хәрәкәт таләп ителә, шулай автор белән бергә хәрәкәт итү, аның фикеренә иярү хисе туа. Хаталар үзгәртелгәч, инде алар "хата" статусын югалта, иҗат булып күз алдына килә.

"Матур упс!" ("Beautiful oops!") китабы
"Матур упс!" ("Beautiful oops!") китабы

Икенчедән, сүз саны бик аз булган бу китапта зур фәлсәфә бар. Язучы баланы стандарт булмаган фикер йөртергә, һәр хатадан яңа мөмкинлекләр табарга, яңа юллар, гадәти булмаган ачышлар ясарга өнди. Бер уйлаганда, бу китап өлкәннәргә кирәгрәктер дә, чөнки балаларның фантазиясе уйнап тора бит. Бу китапны карап, алар шул фантазияне курыкмый "хаталарга" карата да кулланырга батырлык аладыр, йә булмаса, "ялгыш" дип уйлаган әйберне сорау астына куярга өйрәнәдер. Ә менә өлкәннәргә бу китап күбрәк креатив, яратучан булырга өйрәнү ягыннан кызыктыр. Чөнки җәмгыятьтә яшәү, җәмгыять кануннары буенча хәрәкәт итү, көтелгән рәвештә үзеңне тоту фантазиянең әсәрен дә калдырмый. Шуңа яңа тәэсирләр, илһам эзләп, ярату көчен сораган профессиядәгеләр еракларга китәләр, яңа өлкәләрдә үзләрен сыныйлар, эзләнәләр. Ә креативлык чишмәсен бер сүрелдергәннән соң яңадан ачып җибәрү кыен.

Кызык уенчык булу – ул бик шәп һәм балада китапка карата мәхәббәт уятканда ул мөһим

Озын сүзнең кыскасы – китап гади, ә китапның эчендәге фәлсәфәсе бер дә гади түгел. Безнеке инглизчә, ләкин Казанда булганда инглизчә белмәгән балалар да шушы китапны көн саен кат-кат ачып карап утырдылар, чөнки ул телгә генә нигезләнмәгән, анда визуаль һәм тактиль элементлар күп, һәм алар көчле, аң астына үтеп керерлек. Бер арада мин дә ачып карап куям ул китапны. "Аһ, боздым!"” дип уйлаган вакытта, "тукта әле, ә бу бит гениаль идея!" дип, бөтенләй уйламаган башка юнәлештә адым атлап куярга, яңалык табарга киләчәктә җиңелрәк булсын диптер. Барни Зальцберг үзе "Матур упс!"ны үзенең иң яраткан хатасы дип саный икән, димәк китап үзе дә ниндидер гадәти булмаган рәвештә яралган, бәлки студиясендә аунап яткан бер көлтә хатаны берләштергәндер дә, шушы әсәр килеп чыккандыр. Тормышта шулай бит: бар даһи нәрсәләр – гадилектән.

Интерактив китап мисалы
Интерактив китап мисалы

Димәк, кызык уенчык булу – ул бик шәп һәм балада китапка карата мәхәббәт уятканда ул мөһим. Ә менә, китапларга бер кереп киткәннән соң, әлбәттә күбрәк эчтәлегенә (монда фикшн мөһим) һәм педагогик элементларга игътибар итәсең. Бу яктан караганда серияле китаплар (кемнеңдер маҗаралары) яки "тормыштан күренеш"ләр сурәтләгән вак китаплар нык мөһим. Баксаң, шул ук серияле китаплар да әлеге дә баягы тормыштан күренешкә кайтып кала, тик аларны бер үк каһарман уза. Тормыштан күренеш – ул иң күп яшәргә өйрәтә торган китап категориясе. Гел укылмаса да, бер укылуы әһәмиятле китаплар монда керә. Шул ук "Безнең бәби" китабы, югарыда әйтеп узылган, бер карады да бала, бетте, ләкин ул төп фикерне алу аның өчен мөһим иде. Аның белән бәйле сорауларын ачыктан-ачык сорау өчен менә дигән форсат туды. Балаларның куркулары тирәсендә корылган, ул куркуларны юкка чыгаручы китаплар да монда керә. Әйтик, яшен яшнәү күренеше турында, шәүлә турында, ут-яктылык белән уйнау турында. Кайсы күренешнең релевант булуы, нәрсә турында укырга кирәклеген үз баласы өчен әти-әни үзе хәл итә. Монда инде сайлау мөмкинлеге булуы бик тә зур роль уйный.

Тел ягына килгәндә, безнең өйдәге тел – татарча. Бакчага йөреп, бала инглизчә аралаша, димәк, күбрәк көндәлек тормыш теле аның татарча, ә ачышлар ясау теле күбрәк инглизчә. Өйдә без берничә телдә китап укыйбыз. Бүгенге көндә безнең өйдәге нәни китапханәдә биш телдә бала китабы бар. Иң күп китап инглизчә, ә иң зур кытлык кичергән тел – ул татарча. Югарыда әйтеп узган филолог дустыма рәхмәт, инглизчә булган китапларны да тәрҗемә итеп, татарча укыштыргалыйбыз, шөкер, тел белемебез мондый мөмкинчелек бирә. Тик, гомумән, татарча бала китапларын алганда, 3-4 яшьлек балалар өчен яраклы китаплар бик аз. Шигырьләр тулы, иллюстрацияләре белән бәйләнеше аз булган, артык күп текстлы, яки яшь категориясе буенча туры килми торган (ә тышлыгына 0+ дип язылган) китаплар турында сүз бара. Мәсәлән, "Су анасы", "Сак-сок", "Зөһрә кыз" кебек әкиятләр бераз психик әзерлек таләп итә, алар әлегә куркынычрак. Шул ук Зөһрә кызны бераз тыңлады да минем бала, "тукта, кайда аның әнисе-әтисе? Нишләп ул берүзе? Нәрсә ул "үги"? Ничек инде ул үги булган? Нигә аны төнлә каядыр җибәрәләр?" дип мине сорауларга күмде. Җавап биреп бетереп булмый, җавап биргән саен батасың. Баткач, тагын да тирәнгә керәсең. "Кирәкми, бу әйбәт китап түгел", дип илтте дә куйды китапны.

Тормышчан, Тукай булмаган, теле аңлашылган, гап-гади, күренешләр турында, типик малайлар-кызлар, Айнур белән Алия, Булат белән Банат, Вәли белән Гали турында, аларның яшәү рәвешен яктыртучы, бүгенге дөньяда, заманча яшәүче татар гаиләсе турында китаплар әлегә җитеп бетми сыман

Шәхси тәҗрибәмә килгәндә дә, ничә яшемдә миңа сөйләгәннәрен хәтерләмим, мәктәп алды яшьләре иде, тик "Сак-Сок" – ул ниндидер бик куркыныч травматик тәҗрибә булып калды миндә, "Су анасы" да шулай ук, сулардан гел кемдер чыгар кебек күп еллар куркытып торды. Ситуатив, тормышчан, Тукай булмаган, теле аңлашылган, гап-гади, күренешләр турында, типик малайлар-кызлар, Айнур белән Алия, Булат белән Банат, Вәли белән Гали турында, аларның яшәү рәвешен яктыртучы, бүгенге дөньяда, заманча яшәүче татар гаиләсе турында китаплар әлегә җитеп бетми сыман.

Йомгаклап шуны әйтим: иң мөһиме – баланы тыңлау, аның белән диалог алып бару, китапны укыганда да, аны сайлаганда да. Башыннан башына китапны укып чыгу дигән нәрсә гомумән юк инде ул. Китап – ул бит маҗара, аны тәмләп, сөйләшеп, әңгәмә корып укып утырырга кызык.

Әлбәттә, 3-4 яшьлек балада китап зәвыгы әле яралып кына килә һәм ул төрле балада төрлечә өлгерә. Тора-бара ул формалашачак, үзгәрәчәк, киңәячәк. Шулай да, һәр бала китапларда үзенә якын темаларны, үзенә якын фикер йөртүче каһраманнарны эзли, беренче карашка бөтенләй чит әйбер кебек тоелса да. Мин әлегә үз ролемне үтәп, югарыда әйтеп узган галәмгә ишекне төртеп, ачып күрсәттем бугай. Китаплар хәзер бездә кызыклы тема, аларның бездә төрлесе бар һәм бүгенге көндә "нинди китап укыйбыз?" дип сорагач, минем бала кәефе, теләгенә күрә "бу китапны" яки "бу китаптан, бу әкиятне" дип җавап бирә. Йөрәгемә җылылар кереп китә шул җавабын ишеткәч.

Лилия Исхакова
ике бала әнисе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG