Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы Татарстанның милли сәясәтенә бәя бирде


Европа Шурасы бинасы
Европа Шурасы бинасы

Республиканы милли азчылыкларга ярдәм итү, конфессиональ сәясәт өчен мактыйлар, ә чуаш газетының тиражы кимү һәм чегәннәрне эзәрлекләү өчен тәнкыйтьлиләр.

Европа Шурасы белгечләре Русиядә "Милли азчылыкларны яклау конвенциясе"нең үтәлеше турында хисап чыгарды. Шураның милли азчылыкларны яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитеты вәкилләре Татарстанга да килгән иде. Аларда "җирле дини җитәкчеләрнең конфессияләр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге роле" яхшы тәэсир калдырган.

Экспертлар "Татмедиа" дәүләт һолдингының татар телендәге кайбер басмаларга, чуаш телендә атнага бер чыгып килүче "Сувар" газетына, чуаш телендәге дүрт, удмурт телендәге бер район газетына ярдәм итүен билгеләп үтә.

Хисап авторлары "Сувар" газетының тиражы кимүне һәм Яшел Үзән районында чегәннәрне эзәрлекләүне республиканың этник һәм телләр сәясәтендәге тискәре күренешләр дип атый.

"Чуаш телендәге "Сувар" газетының онлайн-версиясен булдыргач, басманың тиражы 4 меңнән 2500 данәгә калган", диелә хисапта.

Русиягә багышланган документта Татарстан 28 тапкыр телгә алына. Алар арасында республиканың дәүләт телләрен мотлак укыту хокукын якларга тырышулар белән бәйле урыннар да бар.

Европа Шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитеты вәкилләре Русиягә 2017 елның октябрендә килде. Алар Мәскәүдә, Төмәндә, Казанда, Краснодарда булды. Бу Европа шурасы вәкилләренең Русиягә дүртенче сәфәре иде. Хисапларында экспертлар Русия хакимиятләреннән 2016 елның декабрендә алган материалларга, башка язма чыганакларга һәм Русиягә килеп кайбер төбәк җитәкчеләреннән алынган мәгълүматларга таянган.

XS
SM
MD
LG