Accessibility links

Кырымда экстремизмны гамәлдән чыккан канун нигезендә тикшерү дәвам итә


Кырымда полиция һәм ФСБ вәкилләре (архив фотосы)
Кырымда полиция һәм ФСБ вәкилләре (архив фотосы)

Адвокатлар кайбер җинаять эшләрен туктату турында мөрәҗәгатьләр җибәргән, әмма тикшерүчеләр гамәлдән чыккан канун нигезендә эшләүне дәвам итә.

Җинаять кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсе үзгәртелсә дә, аннексияләнгән Кырымда Русия тикшерүчеләре инде җинаять саналмый торган эшләрне җинаять буларак тикшерүне дәвам итә. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме адвокаты Алексей Ладин белдерде. Ул бер-берсе белән бәйле булмаган сигез гаепләнүченең эшләрен алып бара.

Ладин мисал буларак Исмаил Рамазанов шикаятен китерә. Рамазанов Zello онлайн-рация кулланып нәфрәт һәм дошманлык уятуда гаепләнә. 8 гыйнварда ул үзенә карата җинаять эшен туктатуны, үзен террорчылар һәм экстремистлар исемлегеннән чыгаруны сораган, әмма Тикшерү комитеты әлегә бернинди дә карар кабул итмәгән. Адвокат сүзләренчә, бу бердәнбер очрак түгел.

Алексей Ладин яклаган кешеләр арасында кырымтатар хокук яклаучысы Эмир-Усеин Куку, активистлар Сөләйман Кадыров, Дмитрий Джигалов һәм Гөлсем Алиева, анархист Евгений Каракашев һәм экстремизмда гаепләнүче тагын берничә кеше бар.

Алексей Ладин тикшерүнең бу уңайдан берни эшләмәвен шикаять итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту канунын имзалады.

Яңа канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.​

Канун 9 гыйнварда гамәлгә керде. Моннан соң Русиядә берничә җинаять эше туктатылды.

XS
SM
MD
LG