Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә экстремизм гаепләве белән бәйле тагын ике җинаять эше туктатылды


Беренче эш "Одноклассники" социаль челтәрендә куелган "класс" белән, икенчесе мәҗүсилекне яклаучы Владимир Голякның мәкаләләрен бүлешү белән бәйле иде.

Русиядә эктремизм турындагы канунга үзгәрешләр гамәлгә кергән көнне социаль челтәрләрдә лайк һәм пост өчен ачылган ике җинаять эше туктатылды. Бу хакта РИА Новости һәм "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте.

Беренче эш Хабаров өлкәсе табибы белән бәйле иде. Аны "Одноклассники"да Украина көнчыгышындагы бәрелешләрдә русияләрнең катнашуын хөкем итүче рәсемгә "класс" куюы өчен эзәрлекләделәр.

Икенче эш "Схорон еж Славен" мәҗүсилек оешмасы эшчәнлеге белән бәйле. Аның җитәкчесе Владимир Майкуленко нәфрәт уятуда гаепләнде. Эш прокуратура мөрәҗәгате белән туктатылды. Сүз Богумил II кушаматы белән танылган Владимир Голякның ике мәкаләсе турында бара. Анда яһүдләр мыскыллана диелә. Мәкаләләрне Майкуленко (мәҗүсиләр арасында үзен Владимир Серга дип атый) 2016 елда "Вконтакте"да урнаштыра. Майкуленко йортында тентүләр оештырыла, ә текст авторына карата җинаять эше беркайчан да ачылмый.

Былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту канунын имзалады.

Яңа канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.​

Нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсен өлешчә йомшартуны октябрь башында Путин үзе тәкъдим итте. Бу хактагы канун өлгесен ул Русия думасына кертте. Былтыр 7 июльдә телевидениедә туры элемтә вакытында Путин репостлар өчен хөкем итүне "маразм һәм абсурдка" җиткермәскә кирәк дигән иде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятучы гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен Русиядә 461 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

XS
SM
MD
LG