Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов акчаларын ала алмаучы банк мөштәриләре белән очрашудан баш тарткан


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Аның урынына Татфондбанк һәм Интехбанктан акчаларын ала алмаучы мөштәриләр белән республика премьеры Алексей Песошин очрашачак дигәннәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан бөлгенлектәге Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре белән гыйнвар урталарында очрашып, аларның проблемнары турында сөйләшергә тәкъдим иткән.

Әмма 15 гыйнварда кредиторларга Татарстан хөкүмәтеннән шалтыратканнар һәм президент белән очрашу булмый дип хәбәр иткәннәр. Бу хакта мөштәриләр Idel.Реалиига сөйләгән.

"Республика президенты Рөстәм Миңнехановның безнең белән очрашуына һәм проблемнарны чишүенә өметләнеп хакимият баскычларын таптап йөрүгә ике ел узды. Ләкин бу барып чыкмады", дип яза мөштәриләр социаль челтәрләрдә.

Миңнеханов үзенең инстаграм постлары астында калдырылган гозерләрне укып очрашуга ризалашкан иде ди кредиторлар.

Президент урынына Татарстан хөкүмәтендә мөштәриләрне республика премьер-министры Алексей Песошин кабул итәчәк дигәннәр. Очрашуның урыны һәм вакыты әлегә билгеләнмәгән.

2016 елның 15 декабрендә Татарстандагы иң зур ике банкның берсе булган Татфондбанк эшчәнлегенә мараторий керттеләр. Ике көннән Интехбанкта да шул ук хәл кабатланды. Бераздан аларның икесенең дә лицензияләре алынды. 2017 елда Татарстанда Спурт банк, Татагропромбанк һәм Анкор банк та ябылды. Бу банкларда акчалары янган кешеләр инде ике ел буе ул акчаларны кайтару өчен көрәшә: митинглар, төрле чаралар уздыралар, мөрәҗәгатьләр язалар, мәхкәмәләргә йөриләр.

Банк хисапларындагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы 2018 елның сентябренә Татфондбанк һәм Интехбанк хисапларындагы акчаларның иминиятләштерелгән өлешенең 99 процентын аларның ияләренә инде түләгән. Әлеге дәүләт ширкәте белдерүенчә, Татфондбанкның 180 мең мөштәриенә барлыгы 55,5 млрд сум акча түләнгән. Интехбанкның 28 мең мөштәрие барлыгы 13,5 млрд сум алган.

Иминиятләштерү агентлыгы бер хисаптагы акчаларның 1,4 млн сумга кадәр өлешен генә кайтара, шуннан артыгын мөштәриләр беркайчан да ала алмаска мөмкин. Ул калган өлеше банкротлык эше кысаларында һәм өлешләп-өлешләп кенә түләнә. Татфондбанк ул өлешеннән барлыгы 18,2 млрд, Интехбанк 2,1 млрд сум түләгән.

XS
SM
MD
LG