Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы мәгариф өлкәсендә эшне көчәйтмәкче


Архив фотосы
Архив фотосы

Илдус Нәфыйков сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә прокуратура җитәрлек һәм нәтиҗәле эш алып бармый дип белдерде.

Татарстан прокуратурасы мәгариф өлкәсендә тикшерү эшен көчәйтергә уйлый. Бу хакта бүген Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратураның еллык утырышында​ әйтте.

"Cәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә прокуратура җитәрлек һәм нәтиҗәле эш алып бара дип әйтә алмыйм. Тикшерү эше системалы рәвештә алып барылмый. Максат һәм бурыч билгеләнмәгән. Алдан кисәтү эше җитми. Без беренче ярты еллыкта бу эшне җитди өйрәнәчәкбез", диде Илдус Нәфыйков.

Татарстан прокуроры сүзнең ни хакында барганы хакында тәгаенләмәде. Ләкин соңгы ике елда прокуратура вәкилләренең Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресен кысрыклап чыгаруда зур роль уйнаганың искә алырга мөмкин. Мәктәп мөдирләре, татар теле укытучылары тикшерелде. Милли хокукларны кысрыклау балалар бакчаларына кадәр барып җитте. Прокурорның сүзләреннән аңлашылганча, бу юнәлештә тикшерү эше алга таба тагын да көчәергә мөмкин.

Прокуратураның еллык утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ләкин татар телен яклап бер сүз дә әйтелмәде. Барлык чыгышлар да урыс телендә генә барды.

XS
SM
MD
LG