Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов өч җөмләдә 14 хата ясап татарча пост чыгарды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты мәшһүр җырчы Илһам Шакировның үлеменә бәйле татар телендә язылган постында татар хәрефләре кулланмаган, шулай итеп өч җөмләдә барлыгы 14 хата ясаган.

Рөстәм Миңнеханов Twitter-да җырчы Илһам Шакиров вафатына багышланган пост урнаштырды. Анда 14 хата бар.

"Татар халкы Илхам абыйны югалтты. Эмма йорэклэребездэ илхам югалмас, анын моны мэнге калыр! Авыр туфрагы жинел, урыны ожмахта булсын", дип язды Татарстан Конституциясенә ярашлы татарча да, урысча да камил белергә тиешле президент.

Пост бары тик урыс хәрефләре белән генә язылган, татар хәрефләре санга сугылмаган. "Ә" урынына ул "э", "җ" урынына "ж" куллана. Күрәсең, Рөстәм Миңнеханов әлегәчә үзенең кесә телефонына яки башка җиһазына татар шрифтлары куймаган. Югыйсә, аны бушлай берничә секунд эчендә йөкләп урнаштырырга мөмкин.

Үзенең Instagram сәхифәсендә дә Татарстан президенты татар хәрефләре белән бик язмый. Татар телендә хатасыз язылган бер посты 2018 елның мартында - Русия президентын сайлау алдында гына чыкты. Миңнеханов ул вакытта Владимир Путин өчен тавыш бирәчәге турында белдерде һәм татарстаннарны сайлауга чакырды.

XS
SM
MD
LG