Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмәдә өч кеше газдан агуланган, бер яшүсмер үлгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы газ җиһазлары булган, газ белән җылытылган бүлмәләрне җилләтергә киңәш итә.

Бөгелмәдә бер ир-ат һәм ике бала газ исеннән агуланган, нәтиҗәдә бер яшүсмер үлгән, дип хәбәр итә Татарстандагы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Шимбә кичендә Бөгелмәнең Белинский урамындагы бер йортында 41 яшьлек ир-ат һәм 17 һәм 13 яшьлек ике малай исле газ белән агуланган дип хәбәр ителә. 13 яшьлек малай урында үлгән, калган икесе Бөгелмә хастаханәсенә китерелгән. Ир кеше аңын югалткан булган, соңыннан аңына килгән дип хәбәр итә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерү бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы газ җиһазлары булган, газ белән җылытылган бүлмәләрне җилләтергә киңәш итә.

Мондый хәлнең Бөгелмәдә элегрәк тә булганы бар. 2018 елның 18 ноябрендә шәһәрнең Гафиатуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисе исле газдан агуланып үлгән иде.

XS
SM
MD
LG