Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Британиядә бүлекчәсе ачылды


Лондонда "Азат Идел-Урал" хәрәкәте җыелышы
Лондонда "Азат Идел-Урал" хәрәкәте җыелышы

Хәрәкәт бүлекчәләрен АКШ, Канада һәм Европаның тагын берничә илендә ачарга планлаштыра.

20 гыйнвар Лондонда "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең Британиядәге бүлекчәсен оештыру җыелышы булды. Бу хакта хәрәкәткә нигез салучыларның берсе Рәфис Кашапов хәбәр итте.

Җыелышта Британиядә эшләп килүче башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнашты. Чара әлеге көчләрне туплап, бергә эшчәнлек алып бару максатыннан уздырылган.

Рәфис Кашапов Британиядә "Азат Идел-Урал"ның бүлекчәсе ачылуы турында сөйләде. "Хәрәкәт бөтен көчен Русиядә яшәүче кече халыклар – татарлар, башкортлар, удмуртлар, марилар, чуашлар, эрзя һәм мукшыларның мәнфәгатьләрен яклау өчен салачак", диде Кашапов. Ул шулай ук башкаларны да аларның милли мәнфәгатьләрен яклауда катнашырга чакырды.

Активист якын арада Лондонда хәрәкәтнең офисын ачарга һәм бер ел эчендә Русия асаба халыкларының җыенын уздырырга ниятли.

Рәфис Кашапов сүзләренчә, әлеге вакытта "Азат Идел-Урал"ның Төркиядә, АКШта, Канадада, Польшада, Франциядә, Германиядә, Азәрбайҗанда һәм Казакъстанда бүлекчәләрен ачу өчен әзерлек бара.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар арасында татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, хәзер Британиядә сыену сораучы элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, "Эрзянь Вал" җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

Күптән түгел Британия җитәкчелеге татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, "Азат Идел-Урал" хәркәтенә нигез салуда катнашкан Рәфис Кашаповка биш елга сәяси сыену биргән иде.

XS
SM
MD
LG