Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсим Ильясов: "Миллилекне югалтмас өчен яңа оркестр кирәк"


Рәсим Ильясов, "Казан нуры" оркестры җитәкчесе

"Казан нуры" оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов Татарстанның милли оркестрын оештыру тәкъдиме белән чыкты. "Милләт буларак сакланып калыр өчен музыка өлкәсендә милли проектлар булдырырга кирәк", ди ул. Азатлык аның фикерләрен белеште.

Милли оркестр Татарстанның башка оркестрларыннан кай яклары белән аерылып торачак? Анда нинди милли уен кораллары булачак? Азатлык "Казан нуры" оркестры җитәкчесе белән милли музыка юнәлешендәге югалтулар, репертуар, кулланыштан төшеп калган уен коралларын кайтару мәсьәләсе турында сөйләште.

– Рәсим әфәнде, сезнең фикерегезчә, ни өчен Татарстанда шушы көнгә кадәр милли уен кораллары оркестры оешмаган?

– Бу хакта мин үзем дә еш уйланам. Милли оркестр темасы шулкадәр шома, күрәсең, аңа беркем дә үз вакытында алынып, оештыра алмаган. Нинди генә җитәкчеләр булмаган, юкса. Геннадий Макаров, мәсәлән, этника буенча материал туплап, милли уен коралларын барлап, үзе дә ясатып, нинди зур эш башкарды. Оркестр оешып китә алмады. Әлбәттә, консерваториядә Ренат Халитов җитәклегендәге "Татарика" оркестры бар, ләкин ул студентлар оркестры һәм анда безнең милли уен кораллары аз.

Аннан килеп, бездә озын көй, моң дигән төшенчәләр бар. Без хисләребезне җыр аша аңлатабыз. Ләкин озын көй сәхнәдә еш яңгырый дип кистереп әйтә алмыйбыз. Милли уен коралларына кайтсак, мисалга курайны гына алыйк. Бу – төрки халыкларның уртак уен коралы. Ләкин курай бездә тамырлана алмады. Ә менә Европадан кергән гармун тамырланды. Миңа калса, безнең музыка Европадан кергән уен кораллары исәбенә Европа тәэсирендә үсте. Европа йогынтысы торган саен ныграк сизелә. Шуңа күрә бүген без кайчандыр онытылган милли уен коралларының кулланышка кире кайтуына, милли музыкага, милли оркестрга мохтаҗ.

– Бездә халык уен кораллары оркестры һәм башка оркестрлар бар. Милли уен кораллары оркестры аларны кабатламасмы? Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры булгач, безгә яңасы кирәкме?

Рәсим Ильясов
Рәсим Ильясов

– Әйе, оркестрлар бар, ләкин алар бөтенләй башка юнәлештә эшли. Симфоник уен кораллары оркестры академик сәнгать юнәлешен алды. Анатолий Шутиков җитәкчелегендәгесе – урыс халык уен кораллары оркестры. Аның репертуарында татар юнәлешендәге концертлар күп дип тә әйтеп булмый. Җыеп әйткәндә, мәдәният аша милли үзенчәлегебезне юкка чыгаруда үзебез үк ярдәм итәбез булып чыга түгелме? Әйе, кырыс яңгырый, ләкин без музыкада миллилекне югалта барабыз. Хәер, классик музыка үсеш алган дәүләтләрдә фольклор сакланмаган, алар академик юнәлештә үсеш алган. Бу җәһәттән "Казан нуры" оркестрының Европада һәр чыгышы җылы кабул ителә. Чөнки без европаларга алар югалткан җәүһәрләрне, милли аһәңнәрне тәкъдим итәбез.

Без музыкада миллилекне югалта барабыз

Тагын бер җитди мәсьәлә бар. Татар классик әсәрләре үсеше дә тукталып калды. Булганнары уйналмый, татар композиторлары мәктәбенең яшь дәвамчылары меңгә бер генә. Ярый әле сирәк булса да, Рәшит Кәлимуллин, Илһам Байтирәк, Резедә Әхиярова музыкасы ишетелгәли, Эльмир Низамовны, Магнитогорскида яшәп, халык уен кораллары оркестры өчен музыка язучы Рафаил Бакировны беләбез. Әмма бу авторлар гына барлыкка килгән бушлыкны тутыра алмый бит. Оркестр исә композиторлар иҗатын да җанландырыр иде.

– Дәүләт милли уен кораллары оркестрын хәзер гамәлдә булган "Казан нуры" оркестры базасында оештыруны тәкъдим итәсез. Булган составка нинди уен коралларын өстәргә ниятлисез?

– Кызганычка каршы, "Казан нуры" оркестры үз вакытында мөстәкыйль оешма буларак теркәлә алмады. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров аны 20 ел элек оештырды, башланганда нибары 8 кеше эшли иде. Ул вакытта әле ул "Казан" бию ансамбле дип кенә йөртелә иде. Елдан-ел музыкантлар саны артты һәм 20 музыканттан торган оркестр дәрәҗәсенә иреште. Ләкин ул - "Казан" бию ансамбленең турыдан-туры партнеры. Милли оркестр исә мөстәкыйль һәм анда кимендә 35 музыкант булырга тиеш. Аның "Казан нуры" лейблы белән барлыкка килүе отышлы. Чөнки "Казан нуры" танылды, үз юлын, йөзен, бай иҗади фондын булдырды. Ул Татарстанны Русия төбәкләрендә генә түгел, чит илдә дә танытты.

Хәзерге вакытта без "Казан нуры" оркестрында саксофон, баян, гитара, скрипка һәм башка уен коралларын файдаланабыз. Хәтта шушы уен кораллары белән дә милли оркестр дип санала алабыз. Чөнки репертуар милли музыкадан тора. Менә бу уен коралларын кылкубыз, ятаган, курай һәм башкалары белән баетырга ниятлибез. Кайбер уен кораллары турында тәфсилләбрәк сөйлик әле. Чөнки иманым камил, аларны халык күптән онытты инде. Әйтик, кыллы уен коралларыннан безнең прима-кубыз, альт-кубыз бар. Болар төрки дөньяның кыллы уен кораллары. Дөньяда скрипка популяр булганлыктан, алар төрки илләрнең күбесендә юкка чыкты. ХХ йөз башында Русиянең төрле төбәкләрендә милли оркестрлар оеша башлагач, бу уен коралларын яңадан җитештерә башладылар. Шулай итеп кылкубыз яңадан туды, камилләште һәм популярлашты.

Музыка кораллары: думбра (1-3), кылкубыз (4-7), гармун (8-9), барабан (10-12)
Музыка кораллары: думбра (1-3), кылкубыз (4-7), гармун (8-9), барабан (10-12)

Заманча кылкубыз 600 мм озынлыкта, дугасыман грифлы, кыллары 2 яки 4 булырга мөмкин. Кылкубызның скрипкадан тагын бер аермасы бар, ул иңбашына куеп уйналмый, ә идәнгә терәлә. Яңгырашы буенча альтка, виолончельгә якын, әмма аның кабатланмас аһәңен бер генә уен коралы да бирми. Контрабас-кубыз, пашмир ребабы, моринхур, саз, мандолина – барысы да кыллы уен кораллары. Милли оркестр проектында мин аларның барысы турында да тәфсилләп яздым һәм оркестрда кайда урнашачакларын схема рәвешендә күрсәттем. Скрипкалар урынына шушы уен коралларын кертсәк, музыка нинди бай булыр иде. Татар әсәрләре, әйтик, Фәрит Яруллин, Фәйзи, Сәйдәшнең әсәрләре никадәр бай яңгыраш алыр иде.

– Ләкин музыкантларга яңа уен коралларында уйнарга яңабаштан һәм үзлектән өйрәнергә туры киләчәк. Консерваториядә милли уен коралларында уйнарга өйрәтү каралмаган түгелме?

– Музыкантка моның өчен әллә ни күп вакыт кирәкми. Ильяс Камал – виолончель остасы. Минем күз алдында бер сәгатьтә кылкубызда яхшы гына уйный да башлады. Консерватория тәмамлаган музыкантка бу уен коралларында уйнарга өйрәнү авыр булмаячак. Өйрәнү өчен иң күбе 1-2 ай кирәк булыр, мөгаен. Бу уен коралларын юнәтүдә дә әллә ни кыенлык юк. Аларны җитештерүче республикалар бар. Шунысына иманым камил: әлеге уен коралларын кайтарырга кирәк безгә.​

Саз
Саз

Бу көннәрдә Илһам Шакиров башкаруында "Син сазыңны уйнадың" җыры күп яңгырады. Бу җырга музыканы Илһам абый үзе язган. Ә бит Илһам абыйны музыка язарга илһамландырган сазның күбебез кыяфәтен дә белми! Аның яңгырашы тулы бер залны тотарлык. Чөнки тавышын нәкъ электрогитара кебек тавыш көчәйткеч аша үткәрергә була. Саз безнең бер генә оркестрда да юк. Студентларны милли уен коралларында өйрәтүгә килсәк, оркестр булгач, ихтыяҗ барлыкка киләчәк һәм музыка уку йортларында мондый сыйныфлар ачылыр дип уйлыйм мин.

– Башкорт милли уен кораллары оркестрының йөзек кашы - курайчылар. Сезнеңчә, бездә нинди юнәлеш өстенлек алырга тиеш?

– Чыннан да, һәрбер оркестрда ниндидер бер уен коралы аерылып торырга мөмкин. Казакъларларда ул думбра, башкортларда – курай. Бездә исә уен коралы түгел, үзенчәлекле тембр беренче планга чыгачак. Монда инде оркестрның композиторлар белән кулга кул тотынып эшләве кирәк. Аңлыйсызмы, оркестр бездә бик күп музыкаль юнәлешләрне уятып җибәрә ала. Шул ук музыкаль театр юнәлеше дә үсеш алыр иде. Кыскасы, оркестрның эшләү кыры киң. Ләкин ул беренче чиратта үзебезнең музыкаль байлыкны сакларга тиеш. Оркестр беренче ноталарны уйнап җибәрү белән, бу бит татар оркестры дип танырлык булсын. "Казан нуры" шушы юнәлештә эшли дә инде. Безнең оркестр ничә еллар буе "Татар моңы" фестивален алып бара, Ваһапов фестивале белән 12 ел буе хезмәттәшлек итә. "Татар җыры"нда да катнаштык, Әлфия Авзалова исемендәге җыр фестиваленең иң беренчесе безнең оркестр катнашында үтте. Оркестр чит илдә татар мәдәниятен таныту чараларында да актив катнашучы.

– Милли оркестрның оештыру проекты хуплау таптымы?

– Идеяне хупладылар, мин бу проект тормышка ашар дип өметләнәм. Дөрес, бу чыгымлы эш. Ләкин шунсыз булмый. Милләт буларак сакланып калырга кирәк дип сөйлибез икән, безгә музыка өлкәсендә дә милли проектларны булдырырга кирәк. Әлегә без музыкада Европага карыйбыз. Безнең сәхнә киемнәрендә, бизәлештә, яңгырашта татарча берни калмады. Мин сәхнәгә түбәтәй-калфак киеп чыгарга кирәк дип әйтмим. Безгә, гомумән, узган гасырда тукталып калырга ярамый. Мисалга янә казакъларны алыйк. Казакъстанда гастрольдә чакта Карина Сарсенованың сәнгать мәктәбе белән танышырга туры килде. Менә шушы мәктәп яшь белән чикләнмәгән төркемнәр туплап думбра, сазсорнай, сыбызгы, ятаган, кубыз, кылкубызда уйнарга, тамак төбе белән җырларга өйрәтә. Димәк, халык арасында милли уен коралларын һәм фольклорны таныталар. Казакъларда шушы уен коралларының һич югы берсендә уйный белмәгән кеше, гомумән, юк. Мәктәпнең шигаре – һәр укучы остазы дәрәҗәсенә җитә ала. Мотивация бар, күрдегезме? Бездә, еш кына синнән нинди музыкант чыксын дип сүксәләр, казакъларда олысы да кечесе дә оста дәрәҗәсенә җитә алам дип ышана. Музыкантларның киемнәре – үзе бер сәнгать әсәре. Алар иң заманча, шул ук вакытта милли. Без дә бит шулай булдыра алабыз. Теләк кенә кирәк.

Рәсим Ильясов

Рәсим Ильясов 1973 елда Ульян шәһәрендә туа. 1997 елда Казан дәүләт консерваториясен, 1999 елда Чиләбе сәнгать академиясенең оркестр инструментлары һәм дирижерлык факультетында ассистентураны тәмамлый. 1998 елда "Русская душа" ансамбле солисты буларак Италиядә халыкара башкаручылар бәйгесендә, 1998 елда Мәскәүдә "Классик мирас" бәйгесендә лауреат исеме ала.

2000 елдан "Казан нуры" оркестры җитәкчесе, дирижер, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры.

"Казан Нуры" оркестры 2001 елда Туниста халыкара бәйгедә диплом белән бүләкләнә. 2006 елда Русия милли оркестрлары фестиваль-бәйгесе лауреаты, 2012 елда "Урал моңы" (Уфа) халыкара бәйгесе лауреаты.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG