Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кара диңгездә янган корабларга АКШ чикләүләр керткән булган


Кара диңгездә коткару кораблары
Кара диңгездә коткару кораблары

Русия порты АКШ чикләүләрендә булган корабларны штрафлардан куркып кертмәгән. Шунлыктан кораблар ягулыкны бер-берсенә диңгездә күчерергә булган.

Танзания байрагы астында йөргән "Канди" һәм "Маэстро" корабларына АКШ чикләүләр керткән булган, шунлыктан Русия аларга портларына керүне тыйган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Танкерлар чикләүләр исемлегенә Сүриягә ягулык ташулары өчен былтыр кертелгән булган. АКШ финанс министрлыгы санкцияләр кертелгән кораблар белән теләсә нинди хезмәттәшлек өчен штраф чаралары каралачак дип кисәтте.

Reuters мәгълүматынча, "Мактрен-Нафта" газ терминалы җитәкчелеге "Мэстро"га Краснодар краендагы Темрюк портына керүне тыйган. Financial Times Clipper Data күзәтү агентлыгы мәгълүматларына сылтанып, "Канди" Темрюк портында 30 мичкә сыекландырылган газ төягән һәм документларга караганда, Лүбнәнгә юл алган дип язды. "Канди"ның элекке исеме - "Венис". АКШның чикләүләр исемлегенә ул шул атама белән кертелгән.

21 гыйнвар Кара диңгездә бер корабтан икенчесенә ягулык күчергәндә аларга ут каба.

Соңгы хәбәрләргә караганда, 10 диңгезче һәлак булган, 14 кеше коткарылган. Калганнары югалган дип санала. Ике корабта барлыгы 32 кеше булган. Алар Төркия һәм Һиндстан ватандашлары. Русия Тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

XS
SM
MD
LG