Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан 11 ай эчендә 140 меңнән артык кеше күчеп киткән


Башкортстанда 2018 елның гыйнвар-ноябрендә миграцион кимү 7,91 мең кеше тәшкил иткән. Бу 2017 елгы шушы чор белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.

Башкортстаннан 2018 елның 11 аенда 140,7 мең кеше күчеп киткән. Килүчеләр саны - 132,79 мең. Шулай итеп, миграция кимүе 7,91 мең кеше тәшкил иткән. Бу 2017 елгы шушы чор белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк, ул вакытта кимү 2,09 мең кеше тәшкил иткән булган. Әлеге саннарны Башкортстанстат китерә.

Миграция артуы кайбер шәһәрләрдә, шул исәптән Уфада күзәтелә. Республика башкаласына 31,67 мең кеше килгән, 30,1 меңе киткән.

Баймак, Әлшәй, Ишембай, Мәләвез, Чишмә районнарыннан күчеп китүчеләр аеруча күп.

Башкортстаннан халыкның күпләп күченү проблемын былтыр җәй республиканың ул чактагы премьеры Рөстәм Мәрдәнов та күтәреп чыккан иде. Мәрдәнов сүзләренчә, вазгыять иң элек һәр муниципалитеттагы икътисади хәлләргә бәйле. "Кызганыч, яңа эш урыннары булдыру сүлпәнәя. Икенчедән, белем алу миграциясе күзәтелә, укучылар республикадан читтәге югары һәм урта белем бирү уку йортларына китә. Һәм өченчедән, кайбер социаль мәсьәләләр бар," диде Мәрданов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта миграция сәясәте концепциясе әзерләнгән, анда халыкның күчеп китүен акрынайтучы чаралар каралган.

Росстат мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль бүлгесендә эшсезлек индексының иң югарысы Пермь краенда (5 %) һәм Башкортстанда (4,9%) теркәлгән. Республикада 95 мең мең кеше эшсез санала.

XS
SM
MD
LG