Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан журналистлар берлегенең яңа рәисе Илшат Әминов булачак


Илшат Әминов
Илшат Әминов

Римма Ратникова Татарстан журналистлар берлеге рәислегеннән китүен белдерде. Аның урынында Илшат Әминов булачак.

24 гыйнвар Халыклар дуслыгы йортында Татарстан журналистлар берлегенең XIX җыены узды. 24 ел буена берлектә рәислек иткән Римма Ратникова чыгыш ясап, үзенең вазифасыннан китүен белдерде.

Тавыш бирү аша яңа рәис итеп "Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе Илшат Әминов расланды. Мондый тәкъдим белән Ратникова моңа кадәр үк чыккан иде. Рәис вазифасына Әминов бердәнбер намзәт булды.

Ратникова үз чыгышында журналистлар берлегенең соңгы еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Ярты сәгатькә сузылган чыгышында ул район журналистларының хезмәт хакы 13-15 мең сум гына булуын искә алды һәм бу проблемны чишәргә кирәклеге турында искәртеп, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

"Яңа гасыр" телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе Илшат Әминов та журналистларның профессиональлеге, җирле матбугат һәм телевидение киләчәге турындагы чыгышында гонорар системының 10 ел буе бер тапкыр да үзгәрмәве, моңа үзгәрешләр кертергә, дәүләт грантларын үстерү юнәлешендә эшләргә кирәклеген искә алды.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев татар матбугатының үлә баруына басым ясады һәм моны дауншифтинг дип атады.

Римма Ратникова 1995 елдан бирле Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе булды. Берлекнең низамнәмәсенә ярашлы, журналистлар берлеге җыены кимендә биш елга бер тапкыр узарга тиеш. Соңгы тапкыр ул 2012 елның апрелендә узган иде.

Илшат Әминов - "Яңа гасыр" телерадиоширкәте мөдире, Дәүләт шурасы депутаты, журналистика өлкәсендә "Бәллүр каләм" бәйгесенең жюри рәисе.

XS
SM
MD
LG