Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы хакимиятне мыскыл итү турында канунны беренче укылышта хуплады


Интернетта ялган хәбәр тарату һәм хакимият символларын мыскыллау өчен җәза турында кануннар әлегә беренче укылышта каралды һәм хупланды.

Русия думасы ялган яңалык тарату турында канун өлгесен беренче укылышта хуплады. Бу хакта парламентның сайтында белдерелә. Документка ярашлы, җәмәгатьчелек өчен мөһим булган темаларга кагылышлы ялган яңалыкларны интернетта урнаштыру тыела. Мондый яңалыкларны челтәрдә таратырга тыелган материаллар исемлегенә кертеп булачак.

Депутатлар шулай ук интернетта дәүләт һәм хакимият символларын мыскыл итү турындагы канун өлгесен дә беренче укылышта кабул итте. Канун бозучыларга администартив штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу каралган.

Әлеге канун өлгеләре думага узган декабрьдә кертелде. Элемтә министрлыгы бу башлангычларга тискәре бәяләмә җибәргән иде. Министр урынбасары түрәләр үз эшенә тәнкыйтьне тыңларга тиеш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG