Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Зыятдинованың татарларны мыскыл итүче язмасы өчен ачылган җинаять эше туктатылды


Ольга Зыятдинова
Ольга Зыятдинова

Әлеге гамәлне мәхкәмә Җинаять кодексының 282нче маддәсенең өлешчә йомшартылуы белән аңлатты.

24 гыйнвар Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Ольга Зыятдиновага карата 282нче маддә (нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү) нигезендә ачылган җинаять эшен туктату турында карар чыгарды. Бу хакта Idel.Реалиига аның адвокаты Михаил Клюшкин сөйләгән.

Клюшкин сүзләренчә, мәхкәмә мондый карарны 282нче маддәнең өлешчә йомшартылуы нәтиҗәсендә кабул иткән. Быел 7 гыйнвар үз көченә кергән канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак.

Элегрәк Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге Зыятдиновага карата әлеге маддә нигезендә ачылган икенче җинаять эшен дә туктаткан иде. Тикшерү мәгълүматынча, хатын тикшерү изоляторында утырганда да "татар милләте вәкилләрен берничә тапкыр мыскыл иткән".

Мәхкәмә дүшәмбе Ольга Зыятдиновның башка маддәләр нигезендә ачылган эшләрен карауны башлады. Ул Җинаять кодексының 135нче маддәсе (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) нигезендә, 132нче маддәсе (көчләү гамәлләре кылу) нигезендә гаепләнә.

Белешмә. 25 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды.

Соңрак аңа экстремизмда (Җинаять кодексының 282 маддәсенең беренче өлеше) гаепләү белдерелде. Гавриленко-Зыятдинова "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләнә диелде. Лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан.

Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Вконтактедагы битендә татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды.

Элегрәк Гавриленко-Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен ике миллион 750 мең сум компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.

XS
SM
MD
LG