Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда репост өчен гаепләнгән Гөлсем Алиева эше туктатылды


Гөлсем Алиева
Гөлсем Алиева

Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе йомшартылу сәбәпле, Кырымда да экстремизм нигезендә ачылган кайбер эшләр туктатыла.

Алушта шәһәренең тикшерү бүлеге Facebook сәхифәсендә репост ясап милләтара низаг уятуда гаепләнгән Гөлсем Алиевага карата җинаять эшен туктатты. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

282нче маддә йомшартылып, нәфрәт яки дошманлык уятучы дип табылган постлар өчен беренче җәза буларак административ штраф салу турында канун гамәлгә кергәннән соң Алиеваның адвокаты Алексей Ладин җинаять эшен туктатуны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер Алиевага карата административ эш ачылырга мөмкин.

Гөлсем Алиева – "Хизб ут-Тәхрир"гә бәйле "Ялта алтылыгы" эше нигезендә гаепләнүчеләрнең берсе Мөслим Алиевның кызы. 19 июльдә Алиевлар йортында куәт оешмалары тентү уздырды һәм соңрак Гөлсемгә карата берктемә төзеде. Алиевага карата милләтара низаг уяту маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

"Кырым теләктәшлеге" берлеге Гөлсем Алиевада уздырылган тентүне актив хокук яклау һәм журналистик эшчәнлек алып баруы өчен эзәрлекләү һәм басым ясау дип атады.

"Ялта алтылыгы" Арсен Джеппаров, Рефат Алимов, Эмир-Усеин Куку, Мөслим Алиев, Инвер Бекиров һәм Вадим Сирук 2016 елның апрелендә тоткарланды. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә. Күптән түгел бу эшне яңадан карау өчен алар Русиядән Кырымга кайтарылды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG