Ялтадагы "Хизб ут-Тәхрир" эше фигурантларының алтысы да Русиядән аннексияләнгән Кырымга кайтарылган. Аларның эше яңадан тикшереләчәк һәм аларга белдерелүче гаепләү үзгәрергә мөмкин.
Крым.Реалии язуынча, соңгылары булып Кырымга Муслим Алиев һәм Эмира-Усеина Куку китерелгән. Хәзер аларның барысы да Акмәчет тикшерү изолтяорының транзит камерасына утыра диелә.
Быел ноябрьдә Төньяк Кавказ хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир"нең Ялта эшен яңадан карар өчен Кырым прокурорына кайтарды. Фигурантлар 2019 елның 28 февраленә кадәр сак астында булачак.
2016 елда Ялтадан Куку белән Алиевтан тыш, Инвер Бекиев, Рефат Алимов, Арсен Җаппаров һәм мөселманлык кабул иткән Вадим Сирук кулга алынды. Аларны террор оешмасында катнашуда гаеплиләр. 2017 елның декабрь аенда аларны Кырымдагы вакытлы изолятордан Дондагы Ростовка күчерделәр.
Кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев аларны сәяси тоткыннар дип атады.
Украина тышкы эшләр министрлыгы Русиядән "Ялта алтылыгын" иреккә җибәрүне таләп итә.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.