Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дерипаска белән бәйле ширкәтләрдән чикләүләрне алды


Олег Дерипаска
Олег Дерипаска

Конгресста демократлар әлеге карарны томаларга тырышты, әмма уңышка ирешә алмадылар. Дерипаска үзе чикләүләр исемлегендә кала.

АКШ финанс министрлыгы Русия эшмәкәре Олег Дерипаска белән бәйле "Русал", En+ һәм "Евросибэнерго" ширкәтләреннән чикләүләрне алды. Бу хакта министрлык сайтында урнаштырылган хәбәрдә әйтелә.

АКШ финанс министрлыгы ширкәтләрне чикләүләр исемлгеннән алу нияте турында былтыр декабрьдә үк әйткән иде. Дерипасканың үзенә кертелгән чикләүләр шул килеш кала.

Конгресста демократлар әлеге карарга каршы чыгарга тырышты, әмма уңышка ирешә алмадылар.

АКШ финанс министрлыгы бу адымны ширкәтләрдә Дерипаска өлеше киметелде, шунлыктан эшмәкәр контроль хиссләрен югалты, ә җитәкчеләр шурасында күпчелек бәйсез җитәкчеләргә, шул исәптән АКШ ватандашларында калды дип аңлатты. Олигарх башка таләпләрне дә үтәгән диелә.

New York Times узган атнада әлеге раслауларны шикле дип атады. Дерипаска ширкәтләре һәм финанс министрлыгы арасындагы килешүләрне анализлаганнан соң эшмәкәр һәм аңа бәйле затлар En+ һәм "Русал"ны контрольдә тотуын дәвам итә дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

АКШ Конгрессы былтыр Америка дошманнарына каршы тору турында кабул иткән канунга ярашлы Кушма штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельберг кебек эшмәкәрләр һәм шулай ук түрәләр бар. Нәтиҗәдә рубль бәясе һәм Мәскәү биржасы котировкалары төште. Моннан тыш, Дерипасканың "Русал" ширкәтенең хиссәләре арзанайды.

АКШ финанс министры Стивен Мнучин Дерипаска исеме белән бәйле ширкәтләрдә аның өлеше 50 проценттан кимрәк булган очракта чикләүләрне алу мәсьәләсен карарга вәгъдә иткән иде. Дерипаска "РусАл", En+ ширкәтләрнең җитәкчеләр шурасыннан чыкты.

XS
SM
MD
LG