2018 елның ноябрь ахырында Кара диңгездә украин корабларын тоткарлаган вакытта яраланган өч диңгезче "Матросская тишина" тикшерү изоляторы хастаханәсеннән "Лефортово" изоляторына күчерелгән. Биредә сак астына алынган башка украин диңгезчеләре тотыла.
Бу хакта тикшерүчегә сылтанып адвокат Николай Полозов Facebook-та хәбәр итә. Ул Андрей Артеменко, Андрей Эйдер һәм Василий Сорока "Лефортово"га шимбә үк күчерелгән диде. Табиблар диңгезчеләрнең яраланудан соң тулысынча сәламәтләнүен таныганмы, әлегә аңлашылмый. Тикшерү изоляторына күчерүнең сәбәпләре билгеле түгел.
Полозов сүзләренчә, тикшерүче тоткыннарның адвокатларына "Лефортово" изоляторына керү өчен рөхсәт әзерләргә вәгъдә биргән.
Элегрәк Мәскәүдә мәхкәмә украин диңгезчеләрен сак астында тоту вакытын апрельгә кадәр озайтты.
2018 елның 25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.
Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.
Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби әсирләр дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.
Аларны азат итүне АКШ һәм Европа берлеге таләп итә. Тышкы эшләр министрлыклары бу уңайдан Мәскәүгә карата чикләүләрне киңәйтү мәсьәләсен карарга әзер.