Accessibility links

Зубов: Көнбатыш Идел буе төбәгендә низаг чыгу ихтималын тикшерә


Игорь Зубов
Игорь Зубов

Русия эчке эшләр министры урынбасары экстремизм һәм террорчылык куркынычы башка төрле призмалар аша да каралырга мөмкин дип белдерде.

Русия эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов Көнбатыш күзләү хезмәтләре Русия төбәкләрендә, аеруча Идел буенда ихтимал хәрби низаглар туу сценарийларын тикшерә дип белдерде. Бу хакта ул Татарстан эчке эшләр министрлыгының узган елга йомгак ясау утырышында әйткән. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

"Көнбатыш илләре күзләү оешмалары әзерләгән материалларда киләчәктә низаг туарга ихтимал төбәк буларак Идел буе да атала. Тиешле сценарийлар бар. Бу сурәттә экстремизм һәм террорчылык куркынычы башка призмалар аша да каралырга мөмкин", дигән Зубов.

Ул шулай ук Русиядә һәм башка кайбер илләрдә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме боралаклар белән Пакстаннан Таҗикстан чикләренә сугышчылар китерә дип тә белдерелгән. Министр урынбасары фаразлавынча, Русиянең көньяк чикләрендә провокацияләр булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG