Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Nordwind очкычы Каракастан Мәскәүгә юл алды


Nordwind авиаширкәте Каракаска рейс башкарып, кире Мәскәүгә кайта. Аның Венесуэлага ни өчен барганы аңлашылмый. Элегрәк Венесуэла парламенты депутаты Хосе Герра Русия Үзәк банкы Венесуэладан 20 тонна алтынны башка илгә чыгарырга ниятли дип белдергән иде.

Nordwind очкычы Каракастан җирле вакыт белән 17 сәгатьтә очып киткән. Мәскәүнең Внуково һава аланына ул пәнҗешәмбе 11ләргә кайтып җитәргә тиеш. Очкычның юлы Flightradar интернет хезмәтендә күренә.

Элегрәк Венесуэла парламенты депутаты Хосе Герра Русия Үзәк банкы илдән 20 тонна алтын чыгарырга ниятли дип белдергән иде. Фаразларга караганда, ул аны Русия һава ширкәте ярдәмендә башкармакчы.

Bloomberg мәгълүматынча, Русиянең Boeing 777 очкычы Каракаска сишәмбе 29 гыйнвар килгән. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәү Русия очкычының Венесуэлада нишләп йөргәне турында хәбәрдар түгел дип белдерде.

Һава ширкәте үзе "Новая газета"га Каракаска рейс башкаруын раслаган. Очкычта юлчылар булмаган диелә.

Bloomberg чыганагы очкычка 20 тонна алтын төялүе турында белдергән. Бу Венесуэладагы алтын сакланмаларының якынча 20 проценты.

XS
SM
MD
LG