Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Фарисов Динара Бухарованы яла ягуда гаепләде


Фәрит Фарисов
Фәрит Фарисов

Мәскәү православ татарлары җитәкчесе Динара Бухарова "Мәскәү татарларының зур күпчелеге православ динен тота, моны Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов та таный, әмма киң җәмәгатьчелек алдында әйтергә теләми" дигән иде.

Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов Мәскәү православ татар җәмгыяте җитәкчесе Динара Бухарованың христиан диненә күчкән татарларның саны турындагы сүзләрен кире какты.

"Мин Динара Бухарова сүзләренә бик аптырадым. Кайчан һәм кайда мин аңа бу сүзләрне әйттем икән? Рөстәм Ямалиев та мондый сүзләр әйтмәгәненә иманым камил. Бу миңа һәм Ямалиевка карата әйтелгән ялган. Ул православ татарлар күбрәк дип сөйләнәдә, мин аңа статистика күрсәттем. Һәм кешеләрне алдамаска сорадым. Статистикага карасаң, татарларның 6 проценты православ динен тота, алар арасында керәшеннәр күп, православ диненә яңа күчүчеләр бик аз. Минемчә, православ динен кабул иткән татарларның балалары инде намаз укудан туктый, ә аларның балалары инде үзләрен урыс дип саный башлый. Керәшеннәргә килгәндә, мин аларны бик хөрмәт итәм, алар үз мәдәниятен һәм телен саклап калган, ди Фарисов.

Мәскәүдәге православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова 30 гыйнвар узган конференциядә, гайре рәсми саннарга күрә, Мәскәүдә 1 млн, Русиядә 7 млн татар яши дип сөйләде. Аның фикеренчә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче татарларның зур күпчелеге православ динен тота. Моны Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов һәм "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та таный, әмма алар моны киң җәмәгатьчелек алдында әйтергә теләми, диде ул.

Фарисов шулай ук православ татарларга конференцияне Мәскәүнең Әсадуллаев йортында уздыруга рөхсәт бирмәүләрен дә әйтте.
"Мөселманнар һәм христианнар бар, әмма без беркемне дә аермыйбыз. Без анда дини чаралар уздырмыбыз. Мисал өчен, мөселман тарихи конференциясен без анда түгел, ә Русия мөселманнары диния нәзарәтендә уздырдык. Әсадуллаев йортында ул көнне репетицияләр барды, анда бернинди дә конференция булмаячагын барысы да белә иде. Безнең белән килештерү булмады. Алар бары бездә конференция уздыруны сорап хат җибәрде. Шунда ук инде адрес язылган афиша да бар иде. Бу инде: "Мин сезнең фатирыгызда яшәп торыйм әле, инде ачкычлар да ясаткан идем кебегрәк килеп чыга", диде Фарисов.

29 гыйнвар Халыкара Раштуа укулары кысаларында православ татарларның дүртенче конференциясе узды. Конференция уздыру урыны итеп башта Әсадуллаев йорты күрсәтелгән иде, соңрак ул Мәскәүнең Фома чиркәвенә күчерелде.

XS
SM
MD
LG