Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыштагы төрек оешмасы Кытай мөселманнарын яклау чарасына чакыра


Синҗанда Кытай полициясе хезмәткәре
Синҗанда Кытай полициясе хезмәткәре

Төрекләрнең Millî Görüş (Милли караш) оешмасы 2 февральдә Кытайдагы уйгырларны һәм башка мөселманнарны яклап протест чараларына чыгарга өнди.

Көнбатыш илләрендә эшләп килүче Millî Görüş оешмасы Көнчыгыш Төркестан мөселманнарына карата репрессияләргә каршы протест чарасы уздырырга җыена. Алар Кытайның дипломатик миссия биналары янына чыкмакчы. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.

Чараларны Мельбурн (Австралия), Вена (Австрия), Нью-Йорк (АКШ), Берлин, Дюссельдорф, Һамбург, Майндагы Франкфурт, Мюнһен (Германия), Брюссель (Бельгия), Сараево (Босния һәм Һерцеговина), Копенһаген (Дания), Һааг (Нидерланд), Осло (Норвегия), Лондон (Британия), Париж, Лион, Марсель, Страсбург (Франция), Цюрих (Швейцария), Стокһольмда (Швеция) уздыру каралган.

"Зур борчылу белән кеше хокукларының даими бозылуын күзәтәбез. Бер үк вакытта безне кеше хокуклары бозылу фактларына дөнья җәмәгатьчелегенең дәшмәве гаҗәпләндерә", диелә оешма хәбәрендә.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. Австралия язучысы һәм журналисты Си Джей Верлеман (CJ Werleman) The New Arab газетындагы үз баганасында гарәп һәм башка мөселман илләренең Синҗан төбәгендәге вазгыятькә карата берни дәшмәүләрен тәнкыйтьләп мәкалә дә чыгарды.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәде.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG