Accessibility links

Кайнар хәбәр

Невзоров Русиянең таркалу ихтималы бик югары дип саный


Александр Невзоров
Александр Невзоров

Невзоров фикеренчә, әгәр Русия чит телләрне, башка халыкларны хөрмәт итә башлый икән, ул инде Русия булмаячак.

Русия публицисты, Думаның элекке депутаты Александр Невзоров радиобызның беларус хезмәтенә интервью бирде. Ул анда Русиянең таркалу ихтималы бик югары дип фаразлады.

"Таркалуга килгәндә, карарбыз, бу мөмкин генә түгел, ә югары дәрәҗәдә ихтимал", диде журналист.

Невзоров шулай ук Русия башка төрле дәүләткә әйләнә алмаячак дип саный. Аның сүзләренчә, әгәр Русия чит телләрне, башка халыкларны хөрмәт итә башлый икән, ул инде Русия булмаячак.

"Русия тарихына гына карагыз. Аның аннексияләр башкармаган, яу сугышлары алып бармаган һәм үз-үзен өзгәләмәгән 20 генә елын булса да табыгыз. Күршеләргә кулын суза алмаса, ул үз-үзен юк итә башлый. Русия - бик үзенчәлекле дәүләт, ул гаҗәеп сыйфатларга ия. Ул үз концепциясе кысаларында гына үзгәрә алмый", ди Невзоров.

Русиядә узган ел ил республикаларының дәүләт телләрен мәҗбүри укыту кире кагылды.

Соңрак Русия премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрне Русиядән чыгудан кисәтте. Бу хакта ул "Закон" журналындагы мәкаләдә әйтте. Язма Русия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

XS
SM
MD
LG