Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутскида төзелгән якут мәктәбенә урыс телле балаларны алмауга зарланалар


Якутиядәге мәктәп укучылары, архив фотосы
Якутиядәге мәктәп укучылары, архив фотосы

Якусткида яңа микрорайонда төзелгән "Айыы Кыhата" якут телендә белем бирүче мәктәпкә ата-аналар урыс телле балаларны алмыйлар дип зарлана. Шәһәр җитәкчелеге барысын да алачакбыз дип ышандыра.

Якутски шәһәренең 203нче микрорайонында якут телендә белем бирүче мәктәп тирәсендә килеп туган шау-шу турыда News.Ykt.Ru яза.

"Айыы Кыhата" мәктәбе былтыр декабрьдә ачыла. Моңа кадәр әлеге районда яшәүчеләрнең балалары 33нче санлы мәктәпнең филиалына яки шәһәрнең башка мәктәпләренә йөргән. Филиал кибетләр һәм даруханәләр булган бинаның икенче катында урнашкан. Ата-аналарның берсе бу уңайдан прокуратурага мөрәҗәгать иткән, прокуратура филиал иминлек таләпләренә туры килми дигән карар чыгарган. Ата-аналарга филиалны язын ябарга мөмкиннәр дип хәбәр иткәннәр.

Күпләр "Айыы Кыhата" мәктәбенә гариза бирә башлаган. Әмма милли мәктәп мөдире аларны кабул итүдән баш тарткан диелә. Чөнки биредә укыту якут телендә генә бара.

Соңрак әлеге хәлне чишүгә шәһәр җитәкчелеге дә алына. Басма язуынча, Якутски башлыгы урынбасары Наталья Степанова "канун таләп иткәнчә, әлеге микрорайонда теркәлгән барлык балаларны алачакбыз" дигән.

Мэрия мәгълүматынча, "Айыы Кыhата"га микрорайонда яшәүче ата-аналардан 112 гариза килгән. Аларның 79ы якун телендә укытуны сорый, 33е - урыс телен.

Бүгенге көндә Якутскида 51 мәктәп бар, аларның бишесе милли дип атала. 27 мәктәптә якут телендә белем бирүче 425 сыйныф эшли, аларда 12 мең бала укый. 2017-2018 ел белән чагыштырганда якут сыйныфлары 45кә арткан.

Наталья Степанова сүзләренчә, микрорайонда өстәмә урыннар булдырылачак. Аннары тагын бер мәктәп төзергә ниятлиләр.

"Айыы Кыhата" мәктәбе 2005 елдан бирле эшли. Моңа кадәр ул Балалар иҗат үзәге бинасында Якутски милли гимназиясенең өстәмә сыйныфлары буларак эшләгән. Ата-аналар, ниһаять, мәктәпнең үз бинасы булды дип сөенгән иде.

Мондыйрак шау-шу Казанның Азино бистәсендә төзелгән 180нче полилингваль гимназия тирәсендә дә булды. Ул татар телендә белем бирүче мәктәп булыр дигән өметләр акланмады. Урыс телле ата-аналар "әлеге гимназия Азинода берендәнбер уку йорты, без дә балаларны якында укытасы килә дип", каршы төште.

XS
SM
MD
LG