Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Дәрдмәнд гаиләсе төзегән мәчетне торгызу өчен акча җыялар


Дәрдмәнд
Дәрдмәнд

Хәйрия акчасын мәдәни мирасны корылмаларын саклау идарәсенең җәмәгать шурасы җыя.

Башкортостанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе каршындагы милли мирас корылмаларын саклау җәмәгать шурасы Баймак районы Муллакай авылындагы мәчетне торгызу өчен халыктан хәйрия акчаларын җыю эше башлаган. Мәчет XIX гасырда, бу җирләрдәге алтын приискалары хуҗалары, эре сәнәгатьчеләр Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм аның абыйсы Шакир Рәмиевләр акчасына төзелгән булган. Ике ел элек ул янган.

"Теләге булган һәркем борынгы мәчетне торгызуга кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала", диелә мәдәни объектларны саклау идарәсенең интернет сәхифәсендә.

Рәмиевләр гаиләсе аталары Мөхәммәдсадыйк бай вафатыннан соң, Шакир Рәмиев алтын приискаларыннан беренче табышны бөтенләе белән Баймак волостендәге Муллакай авылында мәчет төзүгә сәдака итеп бирә. Бүздән волостенда гына да Шакир бай 50 дән артык мәчет төзетә.

2010 елгы халык саны алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бүгенге көндә Муллакай авылында 475 кеше яши.

XS
SM
MD
LG