Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калугада автобус казасында җиде кеше һәлак булган


Архив фотосы

Барлыгы автобуста 48 кеше булган.

Смоленски-Калуга юлы белән мәктәп укучыларын чарага алып баручы автобус казасында җиде кеше үлгән. Коткару эшләре дәвам итә, зыян күргәннәр хастанханәгә җибәрелгән.

Йөртүче идарәне югалткан һәм автобус уң якка ауган. Бу хакта Калуга өлкәсе ЮХИДИ идарәсе вәкиленә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

"Красная Москва.РФ" сәхифәсе язуынча, барлыгы автобуста 48 кеше булган. Шуның 31е балалар. Смоленск өлкәсеннән балалар Калугага, бию бәйгесенә юл тоткан. Балалар хосусый "Вертим" бию оешмасын тәкъдим итәргә җыенган.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG