Accessibility links

Сораштыру: Русиядә яшьләрнең 41 проценты чит илдә яшәргә тели


Чит илгә яшәргә күчеп китәргә теләүче русияләрнең иң күбе - яшьләр. Эмиграциягә әзер булучылар саны сораштыруда катнашучыларның 17 процентын тәшкил итә.

18-24 яшьлек русияләрнең 41 проценты чит илдә яшәргә тели. Бу хакта Левада үзәге сораштыруына сылтанып Интерфакс яза.

55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында илдән китәргә теләүчеләр саны биш процент кына.

Гомумән, эмиграциягә әзер русияләр саны сораштыруда катнашучыларның 17 процентын тәшкил итә.

Чит илдә яшәргә омтылулары турында халык саны 100 меңән артык булган шәһәрләрдә яшәүчеләр ешрак белдерә.

"Күчеп китәргә теләүче русияләр саны соңгы елларда әллә ни үзгәрми. Шул ук вакытта Русиядә яшәүче һәр бишенче кешенең соңгы ике-өч елда чит илгә даими яшәргә күчеп китүче туганы яки танышлары бар", диләр Левада үзәгендә.

Күптән түгел "Проект" медиасы Росстат һәм башка чыганакларга таянып, Русиядән күчеп китүчеләр турындан тикшерү чыгарды. "Проект" мәгълүматларына караганда, Владимир Путин өченче тапкыр президент булып эшләү дәверендә Русиядән китүчеләр саны рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Бу чорда барлыгы 1,7 миллион кеше киткән.

XS
SM
MD
LG