Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Синҗандагы хәлләр турында: Русия башка илләрнең эшләренә тыкшынмый


Сергей Лавров
Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры Синҗанда мөселманнарның эзәрлекләнүе турында белмәвен әйтте һәм Русия башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынмый, мөнәсәбәтләрдә проблем эзләми диде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кытайда уйгырларны һәм башка мөселман вәкилләрен "тәрбия бирү" үзәкләрендә тоту мәсьәләсенә карата фикерен белдереп, Русия башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынмый диде. Шул ук вакытта министр Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә экстремизм проблемы кискен тора ди.

"Мин бу хакта белмим. Әле шушы көннәрдә генә АКШ әлеге мәсьәләне актив күтәрә дип укыдым, шул исәптән үзенең Пекиндагы илчелеге аша да. Без башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынмыйбыз һәм безнең мөнәсәбәтләрдә проблемнар эзләргә омтылмыйбыз", дип китерә Лавров сүзләрен РИА Новости.

Министр Мәскәү Кытайда экстремизм проблемы барлыгын белә, шул исәптән Синҗан экстремистларының "Илсам дәүләте" сугышчан төркемендә катнашуы турында да хәбәрдар дип искәртә. "Бу кешеләр башта Якын Көнчыгышта уңышка ирешергә маташа, ә аннан куып чыгаргач, йә үз илләренә кайтырга, йә башка илләргә керергә тырыша. Әлбәттә, мондый сәяхәтләргә киртә куярга кирәк", ди Лавров.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG