Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муллалар өчен нигезләмәне җәмәгатьчелек күрмәячәк


Нигезләмәне журналистларга тәкъдим итү

Татарстан мөфтияте муллалар эшчәнлеген көйләүче нигезләмә чыгарган. Тик гади мөселманнар аның белән таныша алмый.

"Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә" дигән исем белән Татарстан мөфтияте күптән түгел генә мулла эшен көйләүче документ бастырган. Дини оешманың 48 мөхтәсибе, 9 казые, унлап галиме аны өч көн дәвамында укып чыгып, төзәтмәләр кертеп, быел гыйнвар аенда Болгарда узган пленумда раслаган.

Бүген нигезләмәне журналистларга тәкъдим иттеләр, ләкин каләм ияләре басманың эчтәлеге белән танышу гына түгел, хәтта аның тышлыгын да күрә алмады. Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев "бу русча әйткәндә, документ для служебного пользования", ягъни муллаларга үзара куллану өчен дөнья күргән басма һәм аны киң җәмәгатьчелеккә таратудан файда юк" дип белдерде. Шуңа да журналистларга Җәлил хәзрәттән тыш Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин һәм голамә шурасы әгъзасы Булат Мөбарәков сүзенә генә ышанасы калды. Алар исә бер тавыштан нигезләмәдә татарлык төп урын алган дип ышандырды.

Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

– Нигезләмәдә мәчетләрдә җомга, гает намазлары, вәгазьләр укылырга тиешлеге әйтелә. Әлбәттә мәчеттә хезмәт татар телендә алып барылса, идеал булыр. Монда дингә бернинди дә каршылык юк. Шул ук вакытта, шәһәр җирлегендә татарларның бөтенесе дә татарча аңламау сәбәпле, урыс теле дә кулланыла, ләкин гает намазы белән җомга вәгазе фәкать татарча алып барыла. Бу телне белмәгән кешеләр өчен аны өйрәнүгә стимул булып тора, диде Рөстәм хәзрәт.

Документта имамның барлык эшчәнлеге көйләнә, диде Җәлил хәзрәт, мисал өчен, әгәр ата-ана балага үзенә хуш килгән, әмма шәригатькә туры килмәгән исем куша икән, мулла моны эшләргә тиеш түгел.

Җәлил Фазлыев
Җәлил Фазлыев

– Исем дөрес булсын өчен ул йә татарча, йә гарәпчә, йә фарсыча, йә төрекчә матур, мәгънәгә ия булырга тиеш. Ул вакытта ул дөрес исем булып санала. Бөтен исемнәрне куша торган безнең халыктыр инде ул. Бер мисал – Дәнис дигән исем, фарсыча аның матур мәгънәсе бар диләр, анысын белмим, әмма гарәпчә ул калдык, пычрак дигәнне аңлата. Яисә Раяз – бу бит хәреф җыелмасы гына. Җырчы Раяз Фасыйховка Рияз дип кушкан булганнар, мәгънәсе – җәннәт бакчасы, авыл советында ялгыш "и" урынына "а" дип язганнар, ә хәзер халык җырчыга карап балаларына Раяз дип куша, дип әйтте баш казый.

Хәзрәтләр сүзенә караганда, нигезләмәдә халык арасында күп бәхәс тудырган өчесе, җидесе, кырыгы кебек мәет ашларын уздыру тәртибе дә бәян ителгән. Сер түгел, соңгы елларда чит илләрдән укып кайткан шәкертләр бу – бидгать, ягъни диндә булмаган яңалык, шәригатьне бозу дигән хәбәрне тараттылар. Булат хәзрәт моның белән катгый рәвештә килешми:

Булат Мөбарәков
Булат Мөбарәков

– Бидгать дип сөйләп йөрүчегә – нәрсә соң ул бидгать дип аңлат дисәң, ул әйтә алмый. Бидгать – ул беренче чиратта Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң билгеле булган сөннәтне юкка чыгару дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез аның турында ачык рәвештә әйтә: әгәр бер сөннәтне юкка чыгармый икән бидгать, ул вакытта ул яңа гамәл, сөннәт. Сөннәт, ягъни мөселманнар хәерле дип күргән бер гамәл, гореф-гадәт чыга икән – ул сөннәт була. Өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү дә безнең татар халкы өчен динне саклау факторы буларак билгеләнә иде үз заманында. Әгәр бу мәҗлесләрдә шәригать тыйган эшләрне эшләмибез икән, ул берничек тә бидгать була алмый, ди Булат Мөбарәков.

Мулла кулына бирелә торган акча да шәригатькә каршы килми, чөнки бу нәфел, ягъни ихтыяри сәдака

Коръән ашларында мулла кулына бирелә торган акча да шәригатькә каршы килми, ди Фазлыев, чөнки бу нәфел, ягъни ихтыяри сәдака, бирсәң дә ярый, бирмәсәң дә гаеп юк, күләмен дә үзең билгелисең. Ә менә никахның бер шарты булып торган мәһәр, ягъни кызга бирелә торган бүләкнең бәясе ачык итеп әйтелде. Ул ким дигәндә 5 мең сум булырга тиеш, болар барысы да нигезләмәдә бар икән.

Соңгы елларда яшьләр арасында киң тарала барган "кунак никахы" (гади генә әйткәндә, ире бер урында, хатыны икенче урында яшәп бер-берсе белән сирәк кенә очраша торган никахның бер төре) турында сораштырдылар. Шәригать буенча бу дөрес, әмма киңәш ителми, чөнки никах гаилә кору мәгънәсен дә үз эченә ала, диде голамә шурасы әгъзасы.

Очрашу ахырында Булат Мөбәрәков киң җәмәгатьчелек бу нигезләмәне кибет киштәләрендә күрә алмаса да, озакламый мөфтият аның урынына фәтвәләр җыентыгын чыгарырга җыена дип тынычландырды. Кайчан икәне билгесез.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG