Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы прокуратурасы "Ачык Русия"дә катнашкан депутатка кисәтү ясаган


Рузил Мингалимов
Рузил Мингалимов

Рузил Мингалимовка прокуратура теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашмаска киңәш итә һәм әлеге гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкинлеге турында кисәтә.

4 февраль Чаллы шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов шәһәр прокуратурасыннан кисәтү алган. Прокурор урынбасары Эльвира Тимерова Idel.Реалиида Мингалимов белән интервьюны укып тикшергәннән соң, депутатның Русиядә теләнмәгән "Ачык Русия" оешмасы эшчәнлегендә катнашуын ачыклаган. Тимерова бу уңайдан Мингалимов җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин дип кисәтә.

Рузил Мингалимов "The Bulgar Times" басмасына сөйләвенчә, ул моңа кадәр шәһәр прокуроры ярдәмчесенә "Ачык Русия"дәге эшчәнлеге турында сорауларга җавап бирүдән баш тарткан. "Минем интервьюны тагын бер кат игътибар белән укып чыксын һәм сүзнең ни турында барганы хакында уйласын. Анда бит хакимият җәмгыятьтә киеренкелекне ясалма рәвештә махсус тудыра диелгән иде. Митинглар турындагы канунга ярашлы, безнең шәһәрдә халык хакимият белән килештерми генә үз фикерен әйтә алыр өчен аерым билгеләнгән парк бар. Юк инде, Чаллы, Татарстан һәм гомумән Русия экспериментлардан курка, шуңа күрә без шушы хәлдә инде," дигән депутат.

Шәһәр шурасы депутаты һәм хокук яклаучы Рузил Мингалимов белән интервью былтыр ноябрьдә Азатлыкта да чыккан иде. Ул анда "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгуы һәм "Ачык Русия" белән эшләү-эшләмәве турында сөйләде. "Ачык Русия" - белем бирү проекты. Анда бернинди әгъза таныклыклары бирелми. Ә "Бердәм Русия" ул беренче чиратта фирка. Аларның әгъзалары бар һәм алар әгъзалык акчасы түли", диде ул вакытта Мингалимов.

XS
SM
MD
LG