АКШ Сенаты Сүрия һәм аның беректәшләренә, шул исәптән Русия һәм Иранга чикләүләр кертү турындагы канун өлгесен кабул итте. Документка ярашлы, чикләүләр Сүрия президенты Бәшәр Әсадка хәрби ярдәм күрсәтү һәм аның хөкүмәте белән очкычлар өчен запас өлешләр сату һәм нефть продуктлары белән сәүдә итү өлкәсендәге хезмәттәшлек өчен кертелә.
"Американың Якын Көнчыгышта иминлеген ныгыту" турындагы әлеге канун өлгесендә Сүрия һәм Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен ашыгып чыгарудан кисәтүче өлешләр дә бар. Сенаторлар шулай ук Үрдүн белән хәрби хезмәттәшлекнең дәвам итүен һәм Израилгә өч миллиард доллардан артык хәрби ярдәм күрсәтүне дә хуплый. Моннан тыш, канун өлгесендә Израилгә икътисади бойкот белдерүчеләргә чикләүләр дә каралган.
Канун өлгесен республикан Митч Макконнелл кертте. Документны 77 сенатор хуплады, 23е каршы булды. Хәзер аны Вәкилләр пулаты расларга тиеш. Анда күпчелекне демократлар тәшкил итә.
АКШ хакимияте Сүриядә эшләүче Русия һәм Иран ширкәтләренә чикләүләр кертергә мөмкин дип элегрәк хәбәр ителгән иде. Чикләүләр беренче чиратта Сүрияне тергезүгә бәйле проектлар белән шөгыльләнүче ширкәтләргә кагылырга мөмкин диелде. АКШ шулай ук Иран һәм Русия гаскәрләре булган Сүрия районнарын тергезүгә ярдәм итүдән баш тартырга да җыена.