Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шартлаткыч ясауда шикләнелгән МДУ аспиранты Азат Мифтахов азат ителгән


Мифтаховка гаепләү дә, чикләү чаралары да белдерелмәгән.

Шартлаткыч ясауда шикләнелеп тоткарланган Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов азат ителгән. Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркинага сылтанып Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Сидоркина Мифтаховка гаепләү белдерелмәде һәм бернинди дә чикләү чарасы күрелмәде дигән.

Шул ук вакытта Мифтахов шикләнелүче статусында кала. Сидоркина фаразлавынча, полиция аны сак астына алу мөрәҗәгате белән чыгар өчен җитәрлек дәлилләр таба алмаган, шуның өчен егетне иреккә чыгарган.

Элегрәк Мәскәү өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Азат Мифтаховның тәнендә җәзалау эзләре бар дип белдергән иде. Мәскәү Һелсинки төркеме рәистәше Валерий Борщев аспирант тәнендә шөреп боргыч белән җәзалау эзләрен күрдем​ диде.

Тумышы белән Түбән Камадан булган 25 яшьлек Азат Мифтахов 1 февральдә тоткарланды. Ул канунсыз шартлаткыч матдә ясауда шикләнелә. Эш Балашихада шартлаткыч җайланма табылгач ачылган. Мифтахов гаепне танудан баш тарта һәм бу эш ялганга корылган дип белдерә.

Тоткарлаудан соң аспирант тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан җәзалауларга дучар булуы турында сөйләде. Алар Мифтаховтан гаебен тануны таләп иткән.

Математика белән бәйле җәмәгатьчелек Мифтаховны яклап ачык хат язды. Аны профессорлар, укытучылар, студентлар имзалаган.

Дүшәмбе мәхкәмә аспирантны пәнҗешәмбегә кадәр сак астында калдыру турында карар кабул иткән иде.

XS
SM
MD
LG