Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бюджет өлкәсендә эшләүче 150дән артык кеше Навальныйның һөнәр берлегенә мөрәҗәгать иткән


Russia – Russia's ruble crisis. Ilustration picture

Бюджет эшчеләре Навальный оешмасына түбән хезмәт хакларыннан зарлана. Мондый мөрәҗәгатьләр Татарстан һәм Чуашстаннан да килгән.

Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның һөнәр берлегенә Башкортстанның бюджет өлкәсендә эшләүче 159 кеше түбән хезмәт хакларыннан зарланып мөрәҗәгать иткән. Бу хакта del.Реалиига Коррупциягә каршы көрәш фондының матбугат вәкиле Кира Ярмыш сөйләгән.

Ул шулай ук мондый мөрәҗәгатьләрнең башка төбәкләрдән дә килүе турында белдергән. Татарстаннан 110, Чуашстаннан 63 хат алынган. Иң күп зарлар медицина хезмәткәрләреннән килә дигән Ярмыш.

Навальный үз һөнәр берлеген булдыру турында 24 гыйнвар игълан итте. Сәясәтче бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә гадел хезмәт хакы түләүгә ирешмәкче.

Навальный сүзләренчә, президент Владимир Путинның "май фәрманнары" бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан түбән булмауны яки аннан ике тапкыр югарырак булуны гарантияләде, әмма җирле хакимият тиешле акчаларны өстәп түләми. Навальный һөнәр берлеге түләүләрне алыр өчен бюджет хезмәткәрләренә юридик ярдәм күрсәтергә җыена.

Моңа кадәр Навальный һөнәр берлеге Чаллы укытучысы, активист Раушан Вәлиуллин өчен шикаять әзерләгән иде. Вәлиуллин соңгы алты ай дәвамында үзенең уртача хезмәте хакы 22 564 сум 55 тиен булды дип белдерде. Ә Татарстанда рәсми саннарга караганда, уртача хезмәт хакы 33890 сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG