Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа Скрипальләр эшендә тагын ике яңа шикләнелүче турында хәбәр итә


Скрипальләрне агулау эшендә барлыгы биш шикләнелүче бар. Тагын ике русияле Британиягә былтыр март аенда туристик визалар белән килгән дип раслый медиа.

Британия полициясе элекке күзләү идарәсе полковнигы Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауга катышы булган тагын ике русиялегә карата тикшерү алып бара. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Daily Mail басмасы яза.

Хәзер бу эш нигезендә барлыгы биш шикләнелүче бар. Ике русияле Британиягә былтыр март аенда туристик виза белән килгән дип раслый газет. Соңыннан алар Русиягә кайтып киткән. Аларның һөҗүмдәге роле ачыкланмый, әмма башка шикләнелүчеләр белән чагыштырганда, "күпкә түбәнрәк" булган диелә. Полиция бу ике шикләнелүчегә бәйле дәлилләрне хөкүмәткә якын атналарда тапшырыр дип фаразлана.

Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия 2018 елның мартында Солсберида "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланды. Алар һөҗүмнән соң исән калды. Шул вакыттан бирле Сергей Скрипаль күренмәде, ә Юлия бары тик видеомөрәҗәгать кенә яздырды. Британ хакимияте һөҗүм өчен Русиянең хәрби күзләү идарәсен гаепли һәм фәрманны Русиянең сәяси җитәкчелеге биргән дип фаразлый.

Скотленд-Ярд һөҗүмдә ике русияләне - хәрби күзләү хезмәте вәкилләре дип фаразланган Руслан Боширов һәм Александр Петровны гаепләде. Соңрак тикшерүче журналистларны аларның чын исемнәре Александр Мишкин һәм Анатолий Чепига булуын ачыклады. Былтыр октябрьдә "Фонтантка" басмасы эш нигезендә өченче шикләнелүче - Сергей Федотов турында язып чыкты. Пәнҗешәмбе The Insider һәм Bellingcat Федотовның "Новичок" белән 2015 елда болгар эшмәкәре Емельян Гебревны агулауда катнашы бар дип хәбәр итте.

Мәскәү Скрипальләргә һөҗүм итүдә катышын кире кага.

XS
SM
MD
LG