Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия" хәрәкәте активисты Гөлназ Равилова әтисенә басым булуын сөйләде


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Гөлназ Равилованың әтисен "кызыгызга карата җинаять эше ачылырга мөмкин" дип куркыталар.

"Ачык Русия" хәрәкәтенең Татарстан бүлеге шурасы әгъзасы Гөлназ Равилова әтисен эзәрлекләүләре турында сөйләде. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә язды.

"31 гыйнвар көнне мин теркәлгән адреска Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләре килде. Шула арасында Регина Якушева бар иде. Мин өйдә юк идем, аларга ишекне әти ачкан. Алар әтигә миңа карата административ эш ачуларын һәм сәгать иртәнге тугызга миңа "Вишневский" полиция бүлегенә килергә кирәклекне әйткәннәр. Килмәсәм, көч кулланып алып килү белән куркытканнар. Шулай ук Михаил Ходорковский, "Ачык Русия" турында пычрак сүзләр әйткәннәр, миңа карата җинаять эше ачу белән янаганнар. Берничә сәгатьтән Регина Якушева әтигә берничә тапкыр шалтыратып минем полиция бүлегенә килү-килмәвем белән кызыксына башлаган. Шулай ук икенче көнне иртән дә шалтыраткан", дип әйтә Равилова.

Аның сүзләренчә, 4 февраль көнне әтисенә "ФСБ җитәкчесе урынбасары дип таныштырган ниндидер Марат Рауфович шалтыратып Карл Фукс урамы 3а адресында урнашкан Эчке эшләр идарәсенә чакырган".

"Икенче көнне әти белән Эчке эшләр министрлыгы бинасында кичке тугызга кадәр "сөйләшкәннәр". Тагын куркытканнар, миңа карата ачылырга мөмкин "җинаять эше" материалларын күрсәткәннәр (аңлавымча анда күбрәк минем социаль челтәрдәге фотолар һәм скриншотлар булган). Казан активисты Дмитрий Егоровка карата инде "җинаять эше" ачканнарын һәм сәяси эшчәнлегемне туктатмасам, мине дә шул язмыш көтә дип сөйләгәннәр.

Алар мине Егоров урынына куярга мөмкиннәр дип саный. Соңрак билгеле булганча, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган кешенең бөтенләй булмавы, аның үзен 2017 елда экстремизмда гаепләнеп хөкем ителгән кеше исеме белән танытуы билгеле булды", ди Равилова.

Аның сүзләренчә, әтисенә кызы турында: "Ул бит акыллы кыз, үзенә башка шөгыль тапсын. Без үзебез дә канәгать түгел, әмма нәрсә эшлисең" дигәннәр.

Ниндидер булмаган британ оешмасыннан чыгу турында гариза язсам, һәм ниндидер "матбугат үзәгенә" аңлатма бирсәм, "барысын да куркыныч төш кебек онытачакбыз" дигән шарт куйганнар.

Мондый гамәлне Гөлназ Равилова "басымның тагын бер ысулы" дип атады. Аның сүзләренчә, аңа тәэсир итеп булмаячагын аңлагач, алар инде туганнарын куркыта башлаганнар.

"Мин моны үз фикереңне ачык итеп әйтү өчен сәяси эзәрлекләү һәм басым дип саныйм", ди Равилова.

Гөлназ Равилова – Казан кызы, гап-гади гаиләдә туган, абыйсы белән бергә 149нчы санлы татар лицеенда белем алган. Ул КФУның икенче курсында укый. Биолог буласым, фән белән шөгыльләнәсем килә ди, әмма фәнни өлкәдә Русиядә дан казанып булуына шикләнә.

XS
SM
MD
LG